25 август-Җәлилчеләрне искә алу көне. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Р.Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча китап күзәтү үткәрелде.
25 август көнне Олы Мәтәскә авыл китапханәсендә «Үлемсез Муса» дип исемләнгән тарихи хәтер дәресе үткәрелде, анда төрле сыйныф укучылары катнашты. Чарада балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар
23 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә татар балалар шагыйре Әзһәр Габидиның тууына 90 ел тулуга багышланган «Укытучы – шагыйрь – фронтовик» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.
Әлеге күргәзмәдә китап укучыларыбыз Сарман районы Чукмарлы авылында туган шагыйрь Габидуллин Әзһәр Сәмигулла улының (Әзһәр Габиди) биографиясе һәм әсәрләре белән танышты. Әзһәр Габиди район мәктәпләрендә укытып кына калмый, иҗат эше белән дә шөгыльләнә һәм дистәләгән китап чыгара.
22 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлекләр тапшыру максатыннан Теләче урта мәктәбендә булып, әлеге чарада катнашып кайттылар. Бу проект ярдәмендә без үсеп килүче яшь буынны рухи яктан баету һәм фундаменталь мәдәни кыйммәтләр формалаштыруга, шулай ук беренче сыйныф укучыларының танып-белү һәм мәдәни кызыксынуларын арттыруга, аларны Татарстан Республикасының мәдәни мирасына җәлеп итүгә ярдәм итәчәкбез.
22 сентябрь көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә "Тынычлык күгәрчене" дигән темага рәсем күргәзмәсе куелды. Кечкенә яшьтәге балалар тормыш матур, тыныч булсын өчен үзләренең рәсемнәрен тапшырдылар.
22 сентябрь көнне “Яшел Россия” дип исемләнгән экологик өмәдә Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре дә катнаштылар. Алар мәдәният йорты территориясен җыештырдылар.
Татарстанның тарихи, әһәмиятле көннәре арасында Республика көне аерым урын алып тора. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре 25 август көнне Республика көненә багышланган “Татарстан бәхет тапкан җирем, син бит минем газиз Ватаным” дигән тематик чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максаты күпмилләтле республикабызның тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Чарага “Яшә Татарстан, даның еракларга таралып!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чара барышында балалар Татарстан флагы һәм гербы , бу символларның мәгьнәсе, республика халыклары фольклоры турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Туган якка, Ватаныбызга багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Аннан соң балалар кызыклы уеннар белән беррәттән «Түбәтәйле», «Капкалы», «Йөзек салыш» кебек татар халык уеннарын да уйнадылар. Чара бик файдалы һәм җанлы үтте.
24 август көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Китап һәм спорт - алга таба хәрәкәт!” дип исемләнгән әдәби-спорт уеннары үткәрделәр.
Китапханәче балаларга һәр кеше тормышында спортның әһәмияте, спорт белән шөгыльләнүнең файдасы турында сөйләде, спорт тормышның күп өлешен алып торса, балаларның начар гадәтләр белән мавыгырга вакытлары калмаячагын ассызыклады. Балалар танылган кешеләр тормышында физик культура һәм спорт нинди урын алып торганын, бөек язучыларның да даими спорт белән шөгыльләнүен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруын белделәр. Чара барышында төрле хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Ахырдан барысы да, физик һәм рухи бәйләнеш -китап аша спорт дөньясын танып белергә ярдәм итә дигән нәтиҗәгә килделәр.
23 август көнне Казаклар авылында “Мәктәп чишмәсе”н ачу тантанасы узды. Чара авылның тарихи-мәдәни, милли мирасын саклауга, халыкта экологик аң һәм әйләнә-тирә мөхиткә җаваплы караш формалаштыруга, мәдәни традицияләрне торгызуга багышланган иде. Тамашачылар чишмәнең тарихы белән таныштылар, авылыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын карадылар. Бәйрәмебез кунакларын китапханә каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе әгъзалары шифалы чишмә суы, кайнаган самовар чәе һәм кайнар коймаклар белән сыйладылар.
Чын дуслар күп түгел. Иң якыны бер генә була.
Шул уңайдан 25 нче август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре”Дустыңа ярдәм кулы суз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чара берләшмәгә йөрүче укучылар белән үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар чын дусларның беркайчан да бер-берсен уңайсыз хәлгә калдырмаска, алдамаска, авыр вакытта һәрчак булышырга тиешлеге турында фикер алыштылар.