ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Көзге каникуллар вакытында 7 нче ноябрь көнне  мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән төрле кызыклы-мавыктыргыч уеннар уйнадылар.Бу мәдәни чара “Күңелле каникуллар” дип аталды.Балалар командаларга бүленеп табашмаклар,мәкальләр әйтештеләр.

Дискотека  бию-«Паровозик» уены белән башланып китте. Лилия Ильяс кызы балалар өчен кызыклы конкурслар, күңелле музыкаль һәм бию сюрпризлары әзерләнгән иде, шуңа күрә беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде.

Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Татарстанда 2021 нче ел Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында "Мин ясарга яратам" дип исемләнгән онлайн рәсем конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурста бертуган Сабирҗанов Самат һәм Нәфисә җиңүче дип танылды.

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, мөхтәрәм тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз. 


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

РФ Хөкүмәте яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә хәл начарайган шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады (РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 7 сентябрендәге 1513 номерлы карары (РФ Хөкүмәтенең 28.10.20021 ел, №1849 карары редакциясендә).

4 ноябрь көнне уздырылучы “Ночь искусств» акциясе кысаларында Теләче үзәк китапханәсе үзенең социаль челтәр битендә якташ язучыбыз Д. Гайнетдинова иҗат иткән рәсемнәре тәкъдим ителде.

4 ноябрь – Халыкара бердәмлек көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең челтәр битендә викторина уйнатылды һәм видеопрезентация куелды.

8 ноябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара үткәрелде. «Россия көче - халык бердәмлегендә» күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә халыкның батырлыгы, Минин һәм Пожарский геройлары, Россия тарихы буенча китаплар һәм мәкаләләр бар иде. Укучылар Россиянең тарихи үткәненә сәяхәт кылдылар, илебез өчен XVII гасыр башындагы катлаулы вакыйгалар белән таныштылар. «День народного единства - страницы истории» дип исемләнгән презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.  

2021 елның 5 ноябрь көнендә Күкчә авылында яшәүче тыл ветераны Насибуллина Фәймә Хәким кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Алан авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе һәм Күкчә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәймә апага  изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2021 елның 4 ноябрь көнендә Иске Карабаян авылында яшәүче тыл ветераны Митрофанова Мария Григорьевнага  90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе вазыйфаларын  вакытлыча башкаручы Альбина Хайруллина һәм Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамил Гиниятов изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International