Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Татарстанда 2021 нче ел Халыклар бердәмлеге елы. Шул уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында "Мин ясарга яратам" дип исемләнгән онлайн рәсем конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурста бертуган Сабирҗанов Самат һәм Нәфисә җиңүче дип танылды.