8 май көнне Шәтке авылы китапханәсендә авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь Габдулла Галиевның туганнары белән очрашу булып узды. Китапханәгә Габдулла Галиевның латинча бастырылган “Яшел бөреләр”китабының күчермәсен бүләк итттеләр. Очрашу бик күңелле үтте.
12 май - Казан шәһәренең № 175 мәктәбендә һаләк булганнар истәлегенә Татарстан Республикасында матәм көне дип игълан ителде. Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары һаләк булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Бик авыр күңелгә, бик авырта күнел... Вакытсыз һәлак булганнарның авыр туфраклары җиңел булсын... Без бу траурга кушылабыз һәм һаләк булганнарның якыннарына сабырлык һәм түземлек телибез
7 май көнне Шәтке авыл китапханәсендә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» исемле Халыкара акция кысаларында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне уку буенча патриотик сәгат узды. Аның максаты - 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы әдәбият үрнәкләре үрнәгендә балаларда һәм үсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү. Акциянең оештыручысы - Самара өлкә балалар китапханәсе. Акция катнашучыларга үзләрен бер зур илнең бер өлеше итеп тоярга, илебез тарихындагы борылыш вакыйгалары турында хәтерне саклауның мөһимлеген аңларга ярдәм итәчәк.
Авыл советы тарафыннан әзерләнгән буләк пакетларны тапшырды. Алар, Иске Карабаяннан - Анна һәм Сергей Макаровлар, Мария Митрофанова, Дарья Арсентьева, Карабаян авылыннан - Мария Кондратьева һәм Александр Христофоров.
Кояш — Җир шарының иң якын бердәнбер йолдызы. 5 майда Айдар авыл китапханәсендә кече сыйныф балалары өчен “Кояш китап битләрендә”, - дип исемләнгән китап кычкырып укулар уздырылды. Балалар бәйрәм тарихы белән таныштылар, әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Ә тематик киштә матур китаплар белән таныштырды һәм балаларга төрле сорауларга җавап бирергә ярдәм итте.
Сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Айдар авыл китапханәсе Самара өлкәсенең балалар китапханәсе уздырган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле XII Халыкара акциягә кушылды. Китапханәдә 1-5 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне кычкырып укулар оештырылды. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.
6 май көнне Урта Мишә авылы китапханәсе, клуб белән берлектә, Самара өлкәсе балалар китапханәсе тарафыннан оештырылган «Балаларга сугыш турында укыйбыз - 2021» халыкара акциясендә катнашып, кычкырып укулар үткәрде. «Аларның Бөек батырлыгын онытмыйбыз» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Йөрәкләребездә ветераннарга, тыл батырларына карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара. Без аларның тиңдәшсез батырлыклары, фидакарь хезмәтләре белән чын күңелдән горурланабыз, бәйрәм көннәрендә алар янәшәсендә булырга тырышабыз. 4 май көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова мәдәният йорты хезмәткәрләре Р.Фаляхова, Г.Фатхуллина белән берлектә сугыш ветераннарының тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәренең өйләрендә булып, аралашып, якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлап, авыл җирлеге тарафыннан бирелгән күчтәнәч -пакетлар һәм бәйрәм открыткалары тараттылар.
Әлеге акциядә без һәр ел саен катнашып киләбез. Биредә сугыш чоры язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗатына күзәтү ясалды. Г.Әпсәләмовның «Газинур» романыннан өзек, С.Алексеевның «Выходное платье», «Победа» хикәяләре кычкырып укылды. Акцияне үткәрүнең максаты -1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрнең иң яхшы үрнәкләре нигезендә балаларга һәм яшүсмерләргә гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү иде. Балаларның әлеге тема белән кызыксынуларын күрү иң күңеллесе булды.
Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Күргәзмәдә сугыш турындагы әдәбият тәкъдим ителде: очерклар, сугышны үз күзләре белән күрүчеләрнең истәлекләре, тарихчы галимнәрнең мәкаләләре. Биредә шулай ук балалар өчен сугыш турында язылган иң яхшы әсәрләр урын алды, алар арасында - Л.Кассиль, А.Митяев, С.Алексеев, Н.Богданов һәм башка язучыларның хикәяләре бар.