ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2021 ел
сишәмбе

19 нчы май көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унынчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, район Прокуроры ярдәмчесе, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.

22  нче   май көнне  Теләче урта  мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде.  

24    нче май көнне,   Теләче урта  мәктәбендә,  районыбызның     9  нчы  сыйныф укучылары   рус теленнән    төп   дәүләт имтиханы  тапшырдылар . Алда  сынаулар  дәвам итә.   27  нче  май көнендә математика фәне  буенча имтихан язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !

Бүген Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучылары  өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уткэрелде. Укучыларны бәйрәм белән беренче укытучылары Айгөл Эминовна, класс җитәкчеләре Флера Рәхимҗановна, мәктәп директоры Хузин Ю. Р., районнан килгән вәкил Хузин Ленар Юсупович,  авыл җирлеге башлыгы  Мухаметшин Р. Ш. , Кооператив җитәкчесе Марат Готович һәм  әти-әниләре котлады.  Укучылар  үзләренең рәхмәт сүзләрен матур шигырь юллары белән җиткерделәр, вальс әйләнделәр. Аларга имтиханнарда уңышлар,  хәерле  ак юллар  теләп, соңгы кыңгырау яңгырады.

21 нче май көнне Баландыш төп мәктәбендә укучыларда куркынычсызлык таләпләрен үтәү күнекмәләрен формалаштыру максатыннан эвакуация үткәрелде. Мәктәпнең ОБЖ укытучысы   тарафыннан укучыларны эвакуацияләү оештырылды, барлык укучылар һәм укытучылар кисәтү сигналы буенча мәктәп бинасыннан эвакуация чыгу юллары буенча бик тиз чыгып беттеләр. Укытучылар балалар саны турында хәбәр иттеләр. Бинадан чыккан  кешеләрне барлау барышында, бинада беркем дә калмавы ачыкланды, барысы да тиешле норматив вакыт эчендә эвакуацияләнде.

21 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә галим, физик, җәмәгать эшлеклесе, Нобель премиясе лауреаты Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Личность и судьба А.Д.Сахарова” исемле күргәзмә куелды. Тормыш юлына багышлап буклет эшләнде.

Экологик әкиятләр табигать турында белем бирә, кешенең табигатькә хөрмәтле карашын өйрәтә. Яшь укучылар П.Бажов, В.Бианки, Б. Заходер, Н.Сладков, Э. Успенский һәм К.Ушинский әкиятләре белән таныштылар, "Россия халык әкиятләрендә экология" викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Ахырда Теләче районында үскән үсемлекләр һәм хайваннар турында сөйләнде.


14
май, 2021 ел
җомга

30 нчы апрель көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче районы мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г. һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф  укытучылары Аскарова Ф.М. һәм Нигмәтҗанова Г.Ф. белән берлектә “Укучының Мәдәни Көндәлеге” Республика бәйгесенең район турына йомгак ясады. «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә җиңүчеләр булып Теләче урта мәктәбеннән түбәндәге укучылар билгеләнде: Вәлиәхмәтова Зәйнәп, 1 “а” сыйныфы, Гобәйдуллина Азалия, 2 “б” сыйныфы, Нигмәтҗанов Данияр, 3 “а” сыйныфы һәм Нуруллина Ралина, 4 “в” сыйныфы укучысы. «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Антонова Гөлназ җиңеп чыкты.

4 май көнне үзәк китапханә хезмәткәре Имамиева Д.М. мәктәп укучылары өчен “Үткән сугыш хатирәсе” исемле патриотик сәгать уздырды. Чара барышында китапханәче презентация күрсәтте, “Сугыш турында китаплар ни сөйли” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Шармыш авыл китапханәсендә Кояш көне уңаеннан 03 май көнне «Весна улыбкой мир согреет!» дип исемләнгән иҗади бәйге үткәрелде. Китапханәнең яшь укучыларына рәссем ясауда үз талантларын  күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Ә моның өчен балаларга алдан ук язның төп герое - Кояшны чагылдырган әдәбият тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International