ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2021 ел
сишәмбе

Матурлыкларына сокланып карап торырлык. 15 июль көнне “Иң матур чәчәк бакчасы” фото –бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 5 хуҗалык катнашты. Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре фото-бәйгедә катнашучыларга призлар тапшырдылар. Фото-бәйге икенче ел үткәрелеп килә.


30
июль, 2021 ел
җомга

Шәтке авылында "Җәйнең файдасы" дигән темага  фото- конкурс үткәрелде .

17 июль көнне Теләче ял паркында укучылар китапханәгә килә торган журналлар белән танышып, аның битләре буйлап сәяхәт кылдылар, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр.

15 июль көнне Караширмә авылы клубында "Терроризмга-  Юк!"дип исемләнгән әңгәмә үтте.

Китапханәче балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды, светофорның, зебраның һәм юлда үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелде.  Юлларда, аварияләрдә еш кына балалар зыян күрә, чөнки юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмиләр һәм үтәмиләр. Балаларга П.А. Астаховның «Мин һәм юл», Е.А Козловскийның «Азбука пешехода», А.А. усачевның «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» китаплары тәкъдим ителде.  Уен-викторина барышында катнашучылар “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү”, “Юл билгесен җый”, “Күңелле светофор” дигән кызыклы биремнәр башкардылар. «Рөхсәт ителми» дигән викторина уенына йомгак ясалды. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә генә түгел, үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Татарстан Республикасының Халык язучысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, язучы Гәрәй Рәхимгә 80 яшь тулуга багышлап һәм язучының иҗатын пропагандалау максатыннан Шәтке  авыл китапханәсендә “Китап укысаң, күңел агара” дигән китап күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә шагыйрьнең әсәрләре куелды.

16 июль көнне Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре “Дуслык” мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр белән “Туган телем - минем байлыгым” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Балалар «Мәкальне дәвам ит», «Сүзтезмә төзе» уеннарында актив катнаштылар һәм табышмакларга җавап бирделәр. Уен барышында балалар үзләренең сәләтләрен, туган телне белүдәге зирәклекләрен күрсәттеләр. Шулай ук, балаларга кызыклы яңа китаплар тәкъдим ителде. Күбесе яңа китапларны өйләренә укырга да алды. Әлеге ярыштан соң балалар, үзләренең сүзлек запасы артсын өчен, мөмкин кадәр күбрәк китаплар укырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Уенда катнашучыларның барысына да призлар тапшырылды.

Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз-Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.

Соңгы елларда салым хезмәте салым түләү механизмнарын гадиләштерә һәм гражданнар салым законнарында җиңел ориентлаша ала торган электрон сервислар исемлеген киңәйтә, шулай ук үз хокукларын уңышлы гамәлгә ашыра һәм салым түләүчеләрнең бурычларын үти ала.
Салым белдерү кәгазе алганчы физик затлар өчен милек салымнарын һәм физик затлар кеременә салымны түләүнең өстәмә ысулы барлыкка килде – бердәм салым түләве (алга таба –ЕНП).
 

Салымнарны вакытында түләмәгән гражданнар бурычлы статусын ала. Салым түләү бурычы яшькә бәйле түгел. Балалар өчен салымнарны законлы вәкилләре түләргә тиеш.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International