ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2021 ел
сишәмбе

9 нчы май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76  еллыгына багышланган тантаналы митингта катнаштылар. Бәйрәмчә бизәлгән укучылар колоннасы, Теләче авыл урамнары аша узып, туган ягыбыз сугышчылары истәлегенә куелган обелискка таба үтте. Бөек Ватан сугышчылары хөрмәтенә укучылар венок куйдылар. Бөек Ватан сугышы еллары, Җиңүне алып килгән, безгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе бүләк иткән сугышчы ватандашларыбыз мәңге онытылмас! Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

2021 елның 21 маенда Андрей Дмитриевич Сахаровка 100 яшь тулыр иде. Шул уңайдан Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 5-май көнне А.Д. Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган акция оештырдылар.

07 май көнне Теләче муниципаль районы делегациясе Казан шәhәренен Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәуләт опера hәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Бу чарада Татарстан Республикасын Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты. Бәйрәмгә республиканың барлык районнарыннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре чакырылган иде.

2021 елның 30 апреленнән 3 маена кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 8-10 сыйныф укучылары өчен «Талантлар ачу» май мәктәбе чарасы узды. Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Гыйләҗева Танчулпан әлеге белем бирү программасын үтеп, сертификат алды.” Без синең хыялыңны тормышка ашырырга нәрсә комачаулаганлыгын күрсәтербез һәм сиңа аны максатка әверелдерергә һәм аңа ирешергә өйрәтербез”, - диделәр остазлар.. Моның өчен катнашучылар "Киләчәк белгече" уенын уйнадылар, үзләрен төрле профессиональ рольләрдә сынап карадылар ,шулай ук 5 сер күнекмәсен үзләштерделәр.

Бүген Баландыш төп мәктәбендә , Җиңү көне алдыннан, «Кызыл канәфер»акциясе узды. 1-9 сыйныф укучылары үз куллары белән хәтер символы- канәфер чәчәген  ясап, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары гаиләләренә барып, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Акция " Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм" дигән девиз астында үтте. Бу чара  гомер-гомергә  батыр булган , бөтен дөньяны үзенең каһарманлыгы һәм бердәмлеге белән таң калдырган кешеләр турында истәлекләрне саклап калырга мөмкинлек бирә.Авылыбызның һәр гаиләсендә дә андыйлар булган һәм бар.

Бөек Җиңү көне алдыннан 2021 елда Россия Федерациясендә инде традицияга әверелгән, Җиңү тарихи диктанты үткәрелде. Бу чара 29 апрельдә узды. Ул Бөтенроссия статусына ия, әмма асылда халыкара статуска әверелде. 2021 елда Җиңү диктанты акциясендә дөньяның төрле кыйтгаларыннан дистәләгән иленнән миллионнан артык кеше катнашты. Чараның төп максаты-тарихи-патриотик хәтерне саклау, җәмгыятьнең тарихи грамоталылыгын күтәрү, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү. Акциядә көндезге яки онлайн режимда катнашырга мөмкин.. Баландыш төп мәктәбе укучылары тарих укытучысы Гилазова Э .Р. җитәкчелегендә әлеге онлайн чарада актив катнаштылар һәм дипломнар алдылар.

Безнең акция «Чиста хөрмәт»дип атала. Акциянең исеме очраклы түгел. Төзеклән-дерелгән авылда кеше уй-гамәлләре белән чистара бара. Без авылыбызның халык өчен дә, кунаклар өчен дә чиста һәм җәлеп итүчән булуын телибез. Җиңү көне алдыннан без, Баландыш төп мәктәбе активистлары , авылыбызның фронтовикларына куелган истәлек тактасы тирәсен чистартырга уйладык .Бөек Җиңү бәйрәме - ул сугышны үткән буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында хәтер билгесе. Бу-безнең авылның киләчәге турында кайгырту, яшь буын ата-бабаларын, әби-бабайларын олылау. Алга таба да сугыш китә, бу вакыйгалар турында хәтерләүчеләр дә калмый диярлек. Ә без төзекләндергән һәйкәл үсеп килүче буын өчен истә калачак .

30 нчы апрель көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче районы мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г. һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф  укытучылары Аскарова Ф.М. , Нигмәтҗанова Г.Ф. белән берлектә “Укучының мәдәни көндәлеге” республика бәйгесенең район турына йомгак ясады. «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Теләче урта мәктәбенең  башлангыч сыйныф  укучылары  Вәлиәхмәтова Зәйнәп, Гобәйдуллина Азалия, Нигмәтҗанов Данияр  һәм Нуруллина Ралина җиңү яулады. «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Антонова Гөлназ җиңеп чыкты.

28 нче апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне унаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә укучылар белән “Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү” дигән темага әңгәмә узды.

Әлеге уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә  яшьләр белән  “Милләтемнең кояшы син и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International