Шәтке авыл китапханәсендә Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия биру, шагыйрьнең әсәрләрен һәм ижатын пропагандалау максатыннан «Тукай турында хатирәләр» дигән темага әдәби викторина узды. Китап укучылар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук Г. Тукай турында язылган китаплар белән таныштылар. Китапханәдә вакытлары кызыклы үтте. “Безнең җанда Тукай яши икән – яши шигырь, яши туган тел” дип исемләнгән китап –күргәзмә ясалды.
29 нче апрель көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә Бөтенроссия тарихи акциясе “Җиңү диктанты ” үтте. Теләче урта мәктәбе укучылары Бөтенроссия тарихи акциясе “Җиңү диктантында ” актив катнашты. “Җиңү диктантында ” мәктәп директоры Хафизов Айнур Фирдәвесович укучыларга акциянең әһәмияте турында сөйләде, унышлар теләде. Бөтенроссия тарихи акциясе “Җиңү диктантында” катнашу, Бөек Ватан сугышы тарихын тирәнрәк белергә ярдәм итә, илебез батырлары белән горурлану хисләре уята.
5 нче май көнне Теләче урта мәктәбе укучылары обелиск янында тирә- юнь территорияне чистартуда катнаштылар. Обелиск яны матур булып чистарып калды. Бу изге эштә катнашкан укучыларга, сыйныф җитәкчеләре А.С.Гимаева һәм З.З. Габдрахмановага бик зур рәхмәтләр белдерәбез.
26 апрельдән, халыкның сәламәтлеген һәм иминлеген саклауда иммунизациянең әһәмияте турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән, Европа иммунизация атналыгы башланып ките. Әлеге атна кысаларында 28 апрель көнне Әбде һәм Олы Нырсы, Олы Мәтәскә авыл җирлекләрендә Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре һәм социаль хезмәттән файдаланучылары белән берлектә консультатив очрашулар үткәрелде.
29нчы апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова А.Р. Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында уздырылган “Иң милли тәрбияче” бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашты. Әлеге чарада аңа бәйгенең “Милли белем һәм тәрбия бирүдә яңа инновацион технологияләрне иң оста файдаланучы тәрбияче” номинациясендә беренче урын яулаган өчен диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Агымдагы елнын 22 апреленнэн районын авыл жирлеклэрендэ шэхси затлардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара.
26 апрель Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Максабаш авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар бакчасында “Без Тукай оныклары” дип аталган чара үткәрделәр. Шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән якыннан таныштылар, шигырьләре һәм әкиятләрен кычкырып укыдылар.
Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән барыгызны да
1 май яз һәм хезмәт бәйрәмебелән тәбрик итәм. Яз һәм хезмәт бәйрәме кешелекнең иң мөһим кыйммәтләре - ирек, гаделлек, теләктәшлек сыйфатларын чагылдыра. Ул - изге эшләргә, хезмәт казанышларына рухландыручы бәйрәм. Ә хезмәт, мәгълүм булганча, төрле буын һәм төрле карашлы кешеләрне берләштерә.
Шәдке балалар бакчасында бик маур гына музей төзелде,без бүген балалар белән мүзейга экскурсиягә бардык.Балалар татар халыкының милли киемнәрен,элкеге көн-күреш әйберләрен, бүгенге көндә нинди техника алыштырганын күреп белделәр.Бишек җырлары җырлап бишектә яраткан курчакларында йоклаттылар.
Теләче авылындагы КФҮдә консультация пункты 2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Дәүләт алкоголь инспекциясенең Теләче районы филиалында консультация пунктында кабул итте.