28 нче апрель көнне безнең мәктәп укучылары Мортазина Г(8 нче сыйныф), Зарипова Н. (9 нчы сыйныф), Инглиз теле укытучысы Хөсәенов З. З. җитәкчелегендә Яшел Үзән шәһәрендә У. Шекспир иҗатына багышланган "Мәңгелек тел" - "Eternal Language" дигән Республика лингвистик форумында катнаштылар. Мортазина Гөлфия "Тел табышмаклары" лексик-грамматик конкурсында җиңүче булды.Зарипова Нурзилә "Шекспирны укыйбыз"шигырь укучылар конкурсы номинациясендә призер булды.
Ятимлектә үсеп, бу дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, күп томлы мәңгелек әсәрләр иҗат итеп калдырган, исеме Пушкин белән янәшә куелырлык бөек шагыйре булган татар халкының тарихта үз урыны бар. Тукай иҗатында - аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә - бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Аның иҗаты безгә һәрчак якын. 26 апрельдә Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарада “Әллүки”балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм мәктәп укучылары катнашты.
27 апрель көнне безнең балалар бакчасының зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләр белән берлектә, район туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей директоры Фаягөл Имамиева нәни кунакларга бик сөенде. Экскурсия алдыннан ул балалар белән Г.Тукай иҗаты буенча әңгәмә үткәрде.
29 нче апрель көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә Бөтенроссия тарихи акциясе “Җиңү диктанты ” үтәчәк. Бөтенроссия тарихи акциясе “Җиңү диктантында ” барлык теләгәннәр катнаша ала .Сез диктантпобеды.рф сайтында регистрация ясап , онлайн катнаша аласыз. Уңышлар телибез!
Россиядә 2021 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көне 28 апрельдә билгеләп үтелә һәм 19 нчы тапкыр уздырыла. РФ законнарында бу бәйрәм рәсми дәрәҗәдә беркетелмәгән. Бәйрәмнең максаты-производствода бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны булдырмауга ярдәм итү. Россиядә хезмәтне саклау хезмәткәрләре һөнәри эшчәнлек куркынычсызлыгы буенча закон нормаларын гамәлгә кертә һәм контрольдә тота. Алар предприятие хезмәткәрләрен куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренә өйрәтә, корылмалардан, җайланмалардан файдалануны һәм санитария-гигиена нормаларының үтәлешен күзәтә, шәхси саклану чаралары билгели. Шул уңайдан , бүген Баландыш төп мәктәбендә сыйныф сәгатьләре һәм хезмәтне саклау турында рәсем конкурсы уздырылды.
26 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Тукай – бөек, кабатланмас шагыйрь” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә “Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем була минем юл күрсәтүче йолдызым” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Укучылар Г. Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентация белән таныштылар, әсәрләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Әлеге кичәдә китапханә тарафыннан оештырылган "Тукай теле – анам теле" исемле флешмоб җиңүчеләре, "Тукайга мәдхия" конкурсында җиңгән балалар, “Йөзек кашы” әдәбият-сәнгать берләшмәсе әгъзалары, балалар бакчаларыннан килгән нәниләребез чыгыш ясады. Бәйрәм гармунчылар ансамбле, “Мисолька”, “Дулкын” вокаль ансамбльләре һәм бию коллективларының дәртле җыр–биюләре белән үрелеп барды. Чарада һәр катнашучыга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Г.Тукай татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң яктысы. Гомере кыска булса да язучы бик күп әсәрләр иҗат итәргә өлгергән. Ул калдырган иҗат мирасы безнең горурлыгыбыз. Балалар аның әкиятләрен, шигырьләрен даими укыйлар. 25 апрель көнне Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуыга карата “И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!” дип исемләнгән шигырь кичәсе оештырдылар. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар Тукайның шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Кичәнең ахыры “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
23 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Габдулла Тукай - татар халкы күгендә якты йолдыз” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чараның бурычы булып балаларны Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, язучының әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү тора. Чарада язучының китапларына күзәтү үткәрелде, шигырьләре кычкырып укылды. Укучылар ике командагы бүленеп Габдулла Тукай әсәрләре буенча эшләнгән викторинада ярыштылар. Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Тукайның моңлы җырларын җырламаган, аның тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен ятламаган бала юктыр.
Тукай... Бу исемне ишеткәч, йөрәгеңдә төрле хисләр барлыкка килә. Быел Габдулла Тукайның тууына 135ел. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Тукай теле - хәзинә” дип исемләнгән “Тылсымлы сүзләр” түгәрәгенә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде.