22 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак карашка юнәлтелгән #ЭКОяз -2021 район экологик акциясендә катнаштылар: үз территорияләрен чүп-чардан чистарттылар.
25 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак "клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Без Тукай оныклары" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрде. Кичә барышында балалар язучының шигырьләрен сөйләделәр аның тормыш юлы белән бәйле булган викторина сорауларына җавап бирделәр.
Татар халкының бөек улы, кыска гына, әмма йолдызлардай якты гомер кичергән, үзеннән соң үлемсез шигырьләр һәм поэмалар, чәчмә әсәрләр һәм публицистик язмалар, тәрҗемәләр һәм хәтта икътисадый-сәяси мәкаләләр калдырган Габдулла Тукай исемен белмәгән кеше юктыр. Сөекле шагыйребезнең тууына быел 135 ел. Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Нурландырып торсын юлыбызны Тукай каләменең яктысы!” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.
27 апрель көнне "Батыр" спорт комплексы базасында "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021» республика ярышларының район туры узды .Баландыш төп мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады. Конкурс берничә этаптан торды:" Юл йөрү кагыйдәләрен белү",”Медицина ярдәме"," Велосипедны фигуралы йөртү","Иҗади конкурс". Мәктәбебезнең «Светофор» ЮИД командасын котлыйбыз!!!
Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык һәм “ЭКОяз-2021” республика акциясе башланды. 24 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акциягә актив кушылып, юл кырыйларын, чишмә, плотина буйларын, мәдәният йорты территориясен чүп-чарлардан арындырдылар.
Унынчы библиотөн юбилей кичәсенең темасы - "Китап-йолдызларга юл" дип исемләнгән иде. Чара фәнгә,технологияләргә һәм кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган. Балалар өчен "Космик сәяхәт" исемле уен-сәяхәт оештырылды. Кунаклар шулай ук өстәл уеннары, ребуслар чишә алдылар.
2021 елның 25 апрелендә Шармашин авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан викторина-уен булып узды. Чарада «Почемучки» клубы балалары катнашты. Алар шагыйрь биографиясеннән күп кенә яңалыкларны белделәр. Ватаныбыз, туган тел, гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләр укыдылар. Балалар «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә һәм тәкә» һәм башка популяр әкиятләрнең матур басмалары белән таныштылар. Очрашу барышында катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар, ахырда викторинада катнаштылар.
Быелгы акциянең үзәк темасы кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тулуга багышлана. 24 апрельдә Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә әлеге акция бик күңелле узды. "Космоска сәяхәт"дигән чарада китапханәнең актив китап укучылары катнашты. Китап кургәзмәләре әзерләнде, аларга күзәтү ясалды. Бу чара галәм, космонавтика темасына уен программасы итеп оештырылды.
Балалар һәм ата - аналарның фантазиясенә чикләр юк. Конкурс барышында китапханәнең уку залы картиналар галереясенә әйләнде дисәк тә була. Китап укучылар тарафыннан ясалган кул эшләре һәм рәсемнәрдән бик матур күргәзмә оештырылды.
Бу - район күләмендә үткәрелгән «Нәни энҗеләр» бәйгесенең беренче турында җиңүчеләр. Иң элек балалар Габдулла Тукай иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Бергәләшеп табышмакларга җаваплар эзләделәр. Аннан соң «Туган тел ачкычы» исемле курчак театрын тамаша кылдылар. Биредә барлыгы 23 бала катнашты. Әлеге чарадан барысы да канәгать калды.