Әлеге акция галәмгә очкан беренче космонавт Юрий Гагаринның 60 еллык юбилеена һәм Фән һәм технологияләр елына багышланган иде. Биредә балалар космос һәм астрономия турындагы китаплар һәм энциклопедияләр белән таныштылар, ә ахырда нәниләргә космос турында кызыклы мультфильм күрсәтелде.
24 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә, «Гөрләвек» клубы әгъзалары өчен «Чернобыль - трагедия, подвиг, предупреждение…» дигән презентация күрсәтелде. Ул Чернобыль авариясенең 35 еллыгына багышланган иде. Китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны ГАУСО КЦСОН «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Зиннатова Г.Р. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. белән берлектә шул еллардагы фаҗига һәм аның аянычлы нәтиҗәләре белән таныштырды. Соңыннан балаларга истәлеккә сувенирлар тапшырылды.
22 апрель көнне Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак карашка юнәлтелгән #ЭКОяз -2021 район экологик акциясендә катнаштылар, Шармыш-Сауш юлы читләрен чүп-чардан чистарттылар.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу 23 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай җыры безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмгә “Кояшкай” балалар бакчасыннан балалар килде. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә “Кәҗә белән Сарык”әкиятеннән персонажларның кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
22 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фәләхова һәм мәдәният йорты директоры Р.Фәләхова “Яшел дөнья-безнең изге йортыбыз!” дигән экологик сәгать үткәрделәр. Бу көнне китапханәгә кунак булып 2-4 сыйныф укучылары килде. Бәйрәм барышында укучыларга бәйрәм тарихы, Җир көне традицияләре, бәйрәм символлары турында сөйләнде, шигырьләр, мәкальләр укыдылар, экологик табышмаклар чиштеләр, җаваплар өчен призлар алдылар. Чираттагы эшебез - мәктәп территория-сендә агач үсентеләре утырту булды. Чөнки, тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш.
Безнең Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Э.М., балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатында, татар телендә иҗат итә торган яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» иҗади конкурсында катнашып, финалист Дипломына ия булды. Ул бәйгедә бакча яшендәге балалар өчен иҗат ителгән "Яшь җәяүленең дуслары" әкиятен тәкъдим итте. Әлеге бәйге Татарстанның «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган иде. Коллегабызны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Алар да электрон рәвештә эшкәртеләчәк һәм бастырылачак.
«Госуслуги» порталындагы сорауларга мөстәкыйль җавап бирүчеләргә исәпкә алучы бер минутка гына карый – порталда автомат рәвештә теркәлә торган раслау кодын сорый.
Тик барысы да интернетта исәпкә алуны уза алмый бит. Мәсәлән, ерак һәм кыен булган территорияләрдә яшәүчеләр яки өлкән кешеләр. Алар янына исәпкә алучылар, һичшиксез, киләчәк, барлык сораулар биреп, респондентларның мәгълүматларын кәгазьгә түгел, ә планшетларга кертәчәкләр.
Балалар татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М белән Г.Тукайның шигырь һәм әкиятләрен искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар. Нәниләрнең күңеленә бу тамаша аеруча хуш килде. Бәйрәмне татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамладылар. Еллар үтү белән, Г. Тукай әсәрләренең тирән мәгънәле, зур тәрбияви әһәмияткә ия булуына инанабыз. Ул безнең өчен бөек шагыйрь генә түгел, ә татар тормышы һәм аның тарихына эз салучы шәхес тә әле. Тукай әле хаман да әсәрләре аша, шушы авыр тормышта үзеңә туры юл табарга, дөрес яшәргә өйрәтә.
26 нче апрель көнне Шәдке балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм булып узды. Бәйрәмдә өлкән төркем балалары Габдулла Тукайның танылган "Су анасы" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Шулай ук тәрбиячеләр балалар өчен шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация әзерләделәр.
Бүген бөтен татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 135 еллыгын билгеләп үтә. 26 нчы апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә бер гүзәл бәйрәм уздырылды: ул да булса – шагыйрь иҗатына багышланган кичә.Әлеге чарада Г. Тукай турында истәлекләр сөйләнде, сирәк яңгырый торган шигырьләре укылды, җырлары җырланды. 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булу, шагыйрь иҗатына тагын да игътибарны сорый. Тукай һәм туган тел ул аерылгысыз, алар бер-берсенә үрелгән язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер дисәк тә ялгыш булмас.