Зал Габдулла Тукай портреты, “Шүрәле” әкиятенә багышланган күренешләр белән бизәлгән иде.
Балаларга тэрбиячелэр хэм белгечлэр тарафыннан эзерлэнгэн эдэби-музыкаль тамаша курсэтелде.Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 23 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Тукай җыры безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Без, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме белән әлеге кичәдә кунак булдык. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә “Кәҗә белән Сарык”әкиятеннән персонажларның кунакка килүе тагын да ямь өстәде. Кәҗә белән Сарыкның күмәк уеннарда уйнавы нәни дусларыбызга бик күп шатлык, сөенеч китерде.
20-23 нче апрельдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада үткәрелде. Теләче урта мәктәбе укучысы Тимербаева Динә Халыкара олимпиадада уңышлы чыгыш ясады һәм призлы урынга лаек булды. Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Динәне татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наилевна әзерләде. Татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадасында 8-11 нче сыйныф укучылары һәм студентлар татар теле һәм әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча белемнәрен сынадылар, «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән проект эшләрен якладылар. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
24 нче апрель көнне укучылар һәм хезмәткәрләр Теләче урта мәктәбенең барлык территориясен чистартуда катнаштылар. Мәктәп яны матур булып чистарып калды. Бу изге эштә катнашкан укучыларга, хезмәткәрләргә бик зур рәхмәт.
22 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары PIRLS-2021 - аңлап укуның сыйфатын тикшеру буенча халыкара тикшерүдә катнаштылар. 4 сыйныф укучылары PIRLS-2021 - аңлап укуның сыйфатын тикшеру буенча халыкара тикшерүдә очраклы рәвештә сайлап алу нәтиҗәсендә катнашып, биремнәр эшләделәр.
«Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә Баландыш төп мәктәбе укучысы Гайнетдинова Назлыгөл 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!
|
23 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм булып узды. Атна дәвамында балалар бакчасында рәсемнәр, кул эшләнмәләре, шулай ук шагыйрьнең китаплары күргәзмәләре әзерләнде. Бәйрәмдә өлкән төркем балалары Габдулла Тукайның танылган "Бала белән күбәләк", "Кызыл шәкерт" һәм "Кәҗә белән Сарык" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. |
9 сыйныф җитәкчесе Галимова Ф. Г. музейда "Әбием сандыгы серләре" темасына сыйныф сәгате үткәрде.
|
Бүген Теләченең 2нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган |
«Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!» исемле шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмдә уртанчылар төркемендә тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Кунак булып килгән әкият геройлары – Кәҗә, Акбай, Су анасы, Шүрәле кичәгә тагын да ямь өстәделәр. Бәйрәм ахырында балалар Г.Тукай әсәрләре буенча төзелгән "Зәлиянең төше" спектаклен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Бүген мәктәбебеәдә Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булды.Гражданнар оборонасы халыкны, аларның мөлкәтен, мәдәни мирас булып калган иҗтимаги материаль кыйммәтләрне дәүләтләр арасында пәйда булган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла. Күнекмәләр, өйрәнүләр оештыру һәм аларны үткәрү буенча комиссия әгъзалары һәм төркемнәрнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда тулысынча әзер булулары өчен кирәк.Өйрәнүләрнең башыннан ахырынача ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендә эшләүче вәкиле Смирнов Ю.А. булды.Ул өйрәнүләрнең барышын күзәтте, үзенең киңәшләрен ,тәкъдимнәрен җиткерде. Гомумән бүгенге өйрәнүләр,документлар тутырылышы уңышлы үтте.