Икенче кечкенә төркем балалары лэпбук-кызыклы китап аша Г.Тукай экиятләре белән таныша.Уен татар шагыйре Г. Тукай әсәрләренең сюжетлары белән таныштыра, актив сөйләм, хәтер, игътибарлыкны үстерә, рәсемнәр буенча хикәя төзергә өйрәтә. Уен биремнәр һәм уеннар белән интерактив папка рәвешендә тәкъдим ителгән. Һәр папкада мөстәкыйль эшләү өчен дә, тәрбияче җитәкчелегендә эшләү өчен дә аерым биремнәр бар. Бер үк вакытта 13 һәм аннан да күбрәк бала уйный ала.
Укучыларыбыз кечкенә яшьтән үк Тукай иҗатын яратып өйрәнәләр, бик күп шигырьләрен яттан беләләр.
21нче апрель көнне 5-7 сыйныфлар белән үткәрелгән “Китап – юл күрсәтүче йолдызым” (Г.Тукай) дип исемләнгән сборда да звеноларга буленеп, “Тамчы -шоу” , “Шигырьне таны”, “Шигъри табышмак” уеннары аша үзләренең Тукай иҗатын яхшы белүләрен исбатладылар.
Шашка уены – мавыктыргыч һәм кызыклы уеннарның берсе.Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да шашка уены уйнарга яраталар.Бу уен балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыгын үстерә һәм иң мөһиме – хәтерне яхшырта.
«Сәйяр» театр фестивале сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максаты белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары редакциясе тарафыннан оештырыла. Җиңүчеләр исемлегендә Баландыш төп мәктәбенең “Өмет” (җитәкчесе Зәйнуллина Р.Х) коллективы булу безнең өчен горурлык. Чын куңелдән котлыйбыз!
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә цивилизациябезнең тарихында иң зур радиацион экологик һәлакәт булды. Чернобыль атом электр станциясендә булган реактор шартлауга быел 35 ел тула. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы класс укучылары белән бу экологик һәләкәтнең тарихы, сәбәпләре турында сөйләшү алып барылды.
20 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда 1 нче сыйныф укучылары “ Үткәннен белмәгәннең-киләчәге юк”темасына экскурсиядә катнаштылар. Музей җитәкчесе Хәлилова З.Р. укучыларны татар халкының тарихы, көнкуреше белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укытучысы Кошкина Э.М. укучыларга кызыклы сораулар бирде.
Черноболь һәлакәте 1986 елнын 26 нчы апрелендә Совет Берлегендәге (хәзерге Украинадагы) Черноболь шәһәрендә булган атом элетростанөиясендә килеп чыккан. 21 апрель көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “ Черноболь һәлакате: бу кабатланырга тиеш түгел» дигән исемдә АЭС ликвидациядә катнашкан Гыйниятов М. Г. белән әңгәмә оештырылды. Ул 1986 елның август аеннан 49 көн дәвамында АЭС нең блогын чистартуда катнаша.
Тукайның моңлы җырларын җырламаган, аның тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен ятламаган бала юктыр.
Тукай... Бу исемне ишеткәч, йөрәгеңдә төрле хисләр барлыкка килә. Быел Габдулла Тукайның тууына 135ел. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Тукай теле - хәзинә” дип исемләнгән “Тылсымлы сүзләр” түгәрәгенә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде.
21 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби кичә уздырдылар. Чараның төп кунаклары - “Кәҗә белән Сарык” бәйрәмгә бер капчык китап алып килделәр, укучылар Тукай китапларын бик теләп өйләренә яздырып алдылар. Алар Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл” һ.б. мультфильмнарын карадылар.
Чараның икенче өлешендә "Туган телнең асыл байлыклары" дип исемләнгән мәдәни дәрес уздырдырылды. Китапханәче укучыларны туган телебезнең бай иҗаты белән таныштырды. Чара барышында укучылар мәкальләр, шигырьләр тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр, татар халык уеннары белән таныштылар.