ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

21 апрель көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Теләче  урта мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” исемле әдәби кичә уздырдылар. Кичә барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде һәм презентацияләр күрсәтелде. Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.

Семинарда катнашучылар әзерлек төркеме балаларының музыкаль сәламен (Исхакова Л.Ф), өлкән төркем балалары белән «Без планета өчен җаваплы» (Муликова Г.Ф., Насибуллина Л.Ш., Мөхәммәтҗанова М.Е., Гильфанова Ф.Н.), Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте буенча театральләштерелгән музыкаль тамаша (Сабирҗанова Л.М., мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында җыр күнекмәләрен үстерү буенча мастер - класс (Зәйнетдинова З.З., №2 балалар бакчасы музыка җитәкчесе) карадылар.


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

       2021 елның 24 апрель көнендә Әбде авылында яшәүче тыл ветераны Морозов Василий Александровичка 90 яшь тулды. Шул уңайдан Василий Александровичка Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Семинарда катнашучылар әзерлек төркеме балаларының музыкаль сәламен (Исхакова Л.Ф), өлкән төркем балалары белән «Без планета өчен җаваплы» (Муликова Г.Ф., Насибуллина Л.Ш., Мөхәммәтҗанова М.Е., Гильфанова Ф.Н.), Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкияте буенча театральләштерелгән музыкаль тамаша (Сабирҗанова Л.М., мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында җыр күнекмәләрен үстерү буенча мастер - класс (Зәйнетдинова З.З., №2 балалар бакчасы музыка җитәкчесе) карадылар.

8 класс укучылары үзләренең татар телен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшерделәр. Уен барышында укучылар көндәлек тормышта сирәк кулланыла торган сүзләрне исләренә төшерделәр.

Ул тәрбиячеләр белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ”Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән мәдәни чара уздырды. Китапханәче балаларны татар халкының милли киемнәре, чиккән сөлге кулъяулык, бизәнү әйберләре белән таныштырды. Соңыннан балалр “Йөзек салыш” татар милли уенында катнаштылар.

“Эковесна 2021” акциясен дәвам итеп 18 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл җирлеге башлыгы белән берлектә юл кырыйларын, чишмә , плотина буйларын чүп-чардан арындырдылар.

Барлык төркемнәрдә тәрбияләнүче бакча балалары тамаша геройларына сокландылар. Курчак театры балаларны күңел матурлыгын күрергә, әхлак һәм тәрбия бирүнең әһәмиятен аңларга ирек бирә. Мондый эш алымнары балаларда сөйләм телен үстерегә һәм туган телгә мәхәббәт уята.

Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне, һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  башлангыч сыйныф укучылары катнашында   "Һәйкәлләр - чишмәләре безнең хәтернең" дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырдылар. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән бу чарадан укучылар бик канәгать калдылар.                                                                                                                                    Без үткәнебезне белергә, тарихи урыннарны, һәйкәлләрне сакларга тиешбез.

Алан авылы китапханәсе республика күләмендә игълан ителгән “Сугыш хатын-кыз өчен түгел”  социаль гуманитар проект нигезендә социаль челтәрдә “Әй язмыш, язмыш” дип исемләнгән онлайн таныштыру сәхифәсе алып  бара. Сәхифә аша китап укучылар  тыл ветераннарының  язмышлары хакында якыннанрак таныша алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International