ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

17 апрель көнне "ЭКОяз - 2021"республика акциясе кысаларында Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йорты территориясен һәм якын-тирәне чүп-чардан чистарттылар.

Дәреснең төп максаты булып зур көчкә ия булган китапка мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү торды. Китапханәче Мухаметшина Г. укучыларга китап укуның тормышта нинди әһәмияткә ия икәнлеге турында сөйләде.  Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапның иң ышанычлы һәм якын дус икәнлегенә төшенделәр.

20-23 нче апрельдә  Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиада үткәрелде. Теләче урта мәктәбе  укучысы Тимербаева Динә Халыкара олимпиадада уңышлы чыгыш ясады һәм призлы урынга лаек булды. Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Динәне татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наилевна әзерләде.

Бүген иртәңге линейка вакытында Бөек шагыйребез Г.Тукайның иҗатын искә төшереп укучылар шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татар теле укытучысы Салимова Р.Г. шагыйрьнең тормыш юлының авырлыгын тагын бер кат искә төшереп китте. Шигырьдәгечә - Халык күңеленә ак нур сибүче, кара төннең якты ае, шаулы язның тургае булган Бөек Тукаебыз – мәңге безнең күңелләрдә... Без - Тукайлы халык, мәңгегә!

Олы Нырсы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Корбанов Б. М. «Безнең мирас» дип аталган региональ фәнни-гамәли конференциядә катнашып, призер булып кайтты. Конфереция Алабуга муниципаль районының «4 нче Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе базасында үтте. «Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе»  ярдәме белән, КФУның Алабуга институты белән берлектә, фәннең төрле өлкәләрендә тикшеренү һәм иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 8-11 нче сыйныф укучылары өчен КФУның Алабуга институты белән берлектә үткәрелде. Җитәкчесе: география укытучысы: Иванова М.И..

Сезне Ленинградтан Вадим Шефнер шигыре белән таныштырасым килә. Ул таблицада һәм саннарда кеше шәхесенең ничек зарарсызлануына рухландырды. Шагыйрь фикеренчә, халык санын алу бөтен кешеләрне тигезли кебек, һәм ул үзен халык һәм кешелекнең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә.

20 апрель  көнне  Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Шахмат зонасы” ачылды. Бәйрәмдә  Теләче муниципаль районы  башлыгы Хазипов Н.Н. , район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Д. С., район мәгариф бүлегенең укыту – методик эшләре  буенча начальник урынбасары Якупова Л. К., Теләче муниципаль районының  өстәмә белем бирүче – Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге   җитәкчесе Назипов Р.Р., Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы Вәлиуллин М. А.  катнашты.

Бу көнне Фатих Кәрим, Салих Баттал, Муса Җәлил, Нур Баян, Сибгат Хәким шигырьләре яңгырады, Мөхәммәт Мәһдиев китабыннан өзекләр укылды.

 Кичә илләребез тыныч, сугыш афатләре бүтән кабатланмасын иде дигән теләктә тәмамланды.   

17 апрель көнне әлеге акциягә Сауш авылы китапханәчесе Сайфутдинова Р.М. дә кушылды. Ул авыл активлары белән бергәлектә мәдәният йорты территориясен чүптән арындырды.

18 апрель көнне Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә Халыкара  һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне һәм чисталык икеайлыгы акциясе уңаеннан авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл тирәсен җыештыруны оештырды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International