ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

20 апрель көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында шахмат зонасы ачылды. Бу чарада балаларыбыз килгән кунакларны сәламләделәр. Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С., район мәгариф бүлеге укыту – методик эшләре буенча җитәкче урынбасары Якупова Л.К. , районының өстәмә белем бирүче - Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе җитәкчесе  Нәҗипов Р.Р. , балалар бакчасы тарихы битләренә кереп калачак бу бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм кунаклар һәм балалар арасында барган шахмат уены белән дәвам итте.

19 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә татар теле атналыгы башланып китте.  Теләче муниципаль  районы якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребез турында дәресләр үткәрелде.

20 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә «Янгын турында барысын да беләм һәм аны булдырмыйм» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде, аның максаты: тормыш куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча белемнәрне пропагандалау; янгын чыгу сәбәпләре белән таныштыру; укучыларның янгын сәбәпләре һәм сәбәпләре турында белемнәрен системалаштыру; укучыларның танып-белү һәм иҗади эшчәнлеген активлаштыру; үз-үзеңне саклау хисе тәрбияләү, экстремаль хәлләрдә үзеңне дөрес тоту, куркыныч янаганда каушап калмау.

Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 19 нчы апрель көнне Баландыш төп мәктәбендә “Тукай атналыгы” башланды. Шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле укучылар бәйгесе уздырылды.

17 апрель көнне Менделеевск шәһәрендә  2009-2010 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында тренер Наборщиков В.М. истәлегенә волейбол ярышлары  булып узды. Барлыгы 8 команда катнашкан ярышларда "Теләче" спорт мәктәбе данын Олы Мәтәскә, Шәтке  урта мәктәбе кызлары яклады һәм  3 урын яулады.

Әкият уйнау сөйләм аппаратын активлаштырырга, сүзлек запасын баетырга, сөйләмнең грамматик төзелешен яхшыртырга, монолог һәм диалог алып бару сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә. Теләченең 2 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр рус телендә әкиятләр сәхнәләштерергә бик яраталар. Алар тәрбияче Ярмиева З. М. белән бергә өстәл, бармак, күләгә һәм башка төр театр уйныйлар. Әле күптән түгел генә “Мишка сакта тора” әкиятен сәхнәләштереп, башка төркем балаларына да күрсәттеләр.

2021 елның 17 апрелендә өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расыйп улы Гатиятов җитәкчелегендә 4 кешедән торган балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче укучылар 2005-2007 елларда туган һәм аннан да өлкәнрәк егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча муниципаль районы шәхси-команда беренчелегендә катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алдылар:

1 урын-Губаева Кәримә

 3 урын-Пашин Вячеслав

Балаларның психологик һәм физик үсешендә төп урынны уен алып тора.  Баландыш топ мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә хәрәкәтле уеннарга да төп игътибар бирелә. Алар балаларның хәрәкәтләрен, җитезлекләрен  үстерергә, сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итә. Тәрбиячеләр балалар белән төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Дөрес оештырылган уен балага бары тик шатлык хисе өсти

15 апрель  көнне Баландыш төп мәктәбендә авыл җирлегенең җәмәгать тыңлаулары булып узды. Биредә сүз Баландыш авылында яңа төзеләчәк парк хакында булды. Очрашуда катнашучылар үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. Элеге очрашуда район җитәкчесе Хазипов Н.Н., район башкарма комитеты җитәкчесе Хамидуллин И.Х. катнашты. 

17 апреля 2021  года в спорткомплексе «Батыр» СШ «Тюлячи» совместно с ДООЦ и МЦ «Олимп» провела открытое Первенство Тюлячинского муниципального района по армрестлингу  среди юниоров и юниорок 2004-2006 г.р., мужчин 2003 г.р. и старше на призы Хадиуллина Хакима Канифовича.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International