2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре 30 июнь көнне “Милләтеңне саклау туган телдән башлана” дип исемләнгән төрле милләт халыклары турында танып белү сәгате үткәрделәр.
Һәр милләтнең үз тарихы, гореф–гадәтләре, кием-салымнары, мәдәнияте бар. Чара балалар белән милли сәяхәт-уен формасында уздырылды. Сәяхәт барышында алар илебездә яшәүче төрле милләт халыкларнының яшәү рәвеше, теле, милли бәйрәмнәре белән таныштылар. Кәгазьдән ясалган курчакларны төрле милли киемнәргә киендереп карадылар.