2021 ел – Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы.

2021 елның 6 июле, сишәмбе

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче ​ балаларга​ туган телебезнең бөеклеген, күп​ гасырлык тарихы барлыгын, ә матурлыгы аның​ халык җырларында, әдипләребезнең иҗатларында чагылуын әйтте. Шулай ук “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. Чара барышында милли уеннар уйналды, татар халык биюләре башкарылды. Үткәрелгән чарадан һәркем канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International