Бүген Кукмара шәһәрендә, "Галактика" балалар иҗаты үзәгендә "Барысы да Президент грантлары фондының яңа конкурсы буенча" дигән темага семинар узды. Семинарда бюджет һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, ТР төрле ресурс үзәкләреннән спикерлар катнашты.