1 нче июль көнне Теләче урта мәктәбендә “ Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Лагерьда балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан төрле уеннар һәм чаралар үткәрелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннар һәм спорт ярышлары балаларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Ялларыгыз күңелле үтсен, балалар!