Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.

2021 елның 16 июле, җомга

Менә шушы уңайдан,  3 июль көнне Караширмә мәдәният йорты мәйданында балалар сабантуе оештырылды. Мәйдан төрле уеннар, җыр, биюләр белән шау- гөр килеп торды.  Кемдер чүлмәк ватты, кемдер су ташыды, кемдер сулы табакта биеде, аркан тартты һәм башка бик күп уеннарда катнаштылар.  Ә иң матур өлеше билгеле сумай көрәше булгандыр. Киемнәр киеп көрәшү балалар һәм олылар өчен дә искиткеч булды.  Балалар белән бергә олылар да актив булдылар. Сабантуй бәйрәме бик күңелле утте. Берәу дә бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International