ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген мәктәбебеәдә Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булды.Гражданнар оборонасы халыкны, аларның мөлкәтен, мәдәни мирас булып калган иҗтимаги материаль кыйммәтләрне дәүләтләр арасында пәйда булган  конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла. Күнекмәләр,  өйрәнүләр оештыру һәм аларны үткәрү буенча комиссия әгъзалары һәм төркемнәрнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда тулысынча әзер булулары өчен кирәк.Өйрәнүләрнең башыннан ахырынача ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендә эшләүче вәкиле Смирнов Ю.А. булды.Ул өйрәнүләрнең барышын күзәтте, үзенең киңәшләрен ,тәкъдимнәрен җиткерде. Гомумән бүгенге өйрәнүләр,документлар тутырылышы уңышлы үтте.

Икенче кечкенә төркем балалары лэпбук-кызыклы китап аша Г.Тукай экиятләре белән таныша.Уен татар шагыйре Г. Тукай әсәрләренең сюжетлары белән таныштыра, актив сөйләм, хәтер, игътибарлыкны үстерә, рәсемнәр буенча хикәя төзергә өйрәтә. Уен биремнәр һәм уеннар белән интерактив папка рәвешендә тәкъдим ителгән. Һәр папкада мөстәкыйль эшләү өчен дә, тәрбияче җитәкчелегендә эшләү өчен дә аерым биремнәр бар. Бер үк вакытта 13 һәм аннан да күбрәк бала уйный ала.

Укучыларыбыз кечкенә яшьтән  үк Тукай иҗатын яратып өйрәнәләр, бик күп шигырьләрен яттан беләләр. 

     21нче апрель  көнне  5-7 сыйныфлар белән үткәрелгән  “Китап – юл күрсәтүче йолдызым” (Г.Тукай) дип исемләнгән сборда да звеноларга буленеп, “Тамчы -шоу” , “Шигырьне таны”, “Шигъри табышмак” уеннары аша үзләренең Тукай иҗатын яхшы белүләрен исбатладылар. 

Шашка уены – мавыктыргыч һәм кызыклы уеннарның берсе.Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да шашка уены уйнарга яраталар.Бу уен балаларның логик фикерләү сәләтен, игътибарлылыгын үстерә һәм иң мөһиме – хәтерне яхшырта.

«Сәйяр» театр фестивале сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максаты белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Салават күпере», «Сәхнә» журналлары редакциясе тарафыннан оештырыла. Җиңүчеләр исемлегендә Баландыш төп мәктәбенең “Өмет” (җитәкчесе Зәйнуллина Р.Х) коллективы булу безнең өчен горурлык. Чын куңелдән котлыйбыз!

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә цивилизациябезнең тарихында иң зур радиацион экологик һәлакәт булды. Чернобыль атом электр станциясендә булган реактор шартлауга быел 35 ел тула. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы класс укучылары белән бу экологик һәләкәтнең тарихы, сәбәпләре турында  сөйләшү алып барылды.

20  нче  апрель көнне  Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда 1 нче сыйныф  укучылары “ Үткәннен белмәгәннең-киләчәге юк”темасына экскурсиядә катнаштылар.  Музей җитәкчесе Хәлилова З.Р. укучыларны татар халкының тарихы, көнкуреше белән таныштырды. Башлангыч сыйныф  укытучысы  Кошкина Э.М. укучыларга  кызыклы сораулар бирде. 

Черноболь  һәлакәте 1986 елнын 26 нчы апрелендә Совет Берлегендәге (хәзерге Украинадагы) Черноболь шәһәрендә булган атом элетростанөиясендә килеп чыккан. 21 апрель көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “ Черноболь һәлакате: бу кабатланырга тиеш түгел» дигән исемдә АЭС  ликвидациядә катнашкан Гыйниятов М. Г. белән әңгәмә оештырылды. Ул  1986 елның август аеннан 49 көн дәвамында  АЭС нең блогын чистартуда катнаша.

 

Тукайның моңлы җырларын җырламаган, аның тылсымлы әкиятләрен тыңламаган, шигырьләрен ятламаган бала юктыр.

Тукай... Бу исемне ишеткәч, йөрәгеңдә төрле хисләр барлыкка килә. Быел Габдулла Тукайның тууына 135ел. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Тукай теле - хәзинә” дип исемләнгән  “Тылсымлы сүзләр” түгәрәгенә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде.

20    нче  апрельдә  Теләче урта мәктәбенең  2 нче сыйныф  укучылары китапханәдә Габдуллы Тукай иҗаты турында китаплар күргәзмәсен карадылар .  Библиотекарь  Хәлилова З.Р. укучыларны татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай биографиясе һәм иҗаты  белән таныштырды. Татар теле һәм әдәбияты  укытучысы  Якупова Л.М. укучыларга  кызыклы сораулар бирде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International