Бүген мәктәбебеәдә Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр булды.Гражданнар оборонасы халыкны, аларның мөлкәтен, мәдәни мирас булып калган иҗтимаги материаль кыйммәтләрне дәүләтләр арасында пәйда булган конфликтлардан, табигый бәла-казалардан коткару өчен оештырыла. Күнекмәләр, өйрәнүләр оештыру һәм аларны үткәрү буенча комиссия әгъзалары һәм төркемнәрнең гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда тулысынча әзер булулары өчен кирәк.Өйрәнүләрнең башыннан ахырынача ТР Гражданнар оборонасы өлкәсендә эшләүче вәкиле Смирнов Ю.А. булды.Ул өйрәнүләрнең барышын күзәтте, үзенең киңәшләрен ,тәкъдимнәрен җиткерде. Гомумән бүгенге өйрәнүләр,документлар тутырылышы уңышлы үтте.