ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә балаларга табигатьне ничек сакларга һәм якларга кирәклеге турында күбрәк белергә кирәк, чөнки ул безнең тормыш чыганагы!

2 февраль көнне  Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Нурлар» клубына  йөрүче балалар өчен “Терроризм... Һәрвакыт уяу бул!" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырды. Чарада укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, террорчыларның нинди максат белән эзәрлекләве турында аңлатылды, Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар , кылынган башка террорчылык акцияләре турында сөйләнде. Балалар гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тоту кагыйдәсен беделәр. Китапханәче террорчылык куркынычы гамәлләре турында язылган буклетлар таратты.

На собрании присутствовали Глава Тюлячинского муниципального района Хазипов Н.Н., заместитель главы Тюлячинского муниципального района Фатхуллин А.Г., руководитель аппарата Тюлячинского муниципального района И.В.Мубинов, представители правоохранительных органов, руководители и представители организации района. С отчетом об итогах социально-экономического развития сельского поселения выступил Глава Большемешского сельского поселения Р.М.Галимуллин. С итогами своих работ ознакомили директор Большемешинской СОШ Сафин А.С., заведующая Большемешинским детским садом Миннебаева Д.Р., фельдшер ФАП Гильманова Г.К., заведующий Нижнесаврушского СК Хакимов И.М., участковый уполномоченный полиции Шарафиев Р.Р., управляющий «Россельхозбанка» Ф.Р.Бурганов. В конце схода за активное участие в поселенческой работе провели награждение жителей Большемешского сельского поселения благодарственным письмом и сертификатами в бассейн «Дулкын».

Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныфы укучылары Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча  әйдәп баручы консультант Хомченко Олег Борисович үткәргән куркынычсызлык дәресендә катнаштылар.

Теләче урта мәктәбе 1 г сыйныфы укучылары “ Һәр кошчыкка – узенең җимлеге”дип исемләнгән акциягә кушылдылар.

                                                                                

30 гыйнвар көнне Олы Нырсы мәдәният йортында берләшмәгә йөрүче балалар белән "Татар теле-туган телем" - дип исемләнгән әңгәмә узды. Балаларга туган телне саклау, телебезнең ни кадәр күпкырлы һәм бай булуы аңлатылды.​ ​

Теләче урта мәктәбе  4 г сыйныфы укучылары өлкән яшьтәгеләрнең өй тирәләрен кардан чистарттылар. Шулай итеп, яшь армеецлар «Миллион добрых дел» акциясенә кушылдылар. Акциядә катнашыгыз.

Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән “Туган яктан илһам алып” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу кичәдә җыр-биюләр, шигърият  һәм татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль-әйтемнәр, такмаклар һәм тизәйткечләр аша телебезнең байлыгы, матурлыгы күрсәтелде. Бәйрәм барлык тамашачылар һәм катнашучылар тарафыннан бергә"Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Шул уңайдан 29 гыйнвар көнне​ Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Мәкаль – сүзнең җимеше” дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Китапханәче укучыларны мәкальләрнең килеп чыгу тарыхы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар “Мәкаль әйтеш”, “Мин башлыйм, син дәвам ит” дигән уеннарда үзара көч сынаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International