Юбилярны котладылар

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2021 елның 19 март көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Сәләхиева Галимә Кәримулла кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Галимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин Галимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International