14 октябрь Югары Кибәхужа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында Хәтер көне уңаеннан "Кешелекнең хәтере мәңгелек” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Казан шәһәрен яклап корбан булган бабаларыбызны безнең онытырга хакыбыз юк.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә балалар язучысы Җ. Дәрзаманга 75 ел булу уңаеннан “Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән шигырь бәйгесе үткәрде.
Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнаштылар. 14 октябрь көнне ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан алар мәдәният йорты территориясенә алмагач, чыршы, чия агачлары утырттылар.
Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аның төп максаты - балаларның буш вакытларын танып-белү һәм мәдәни ял итүгә җәлеп итү. 14 октябрьдә Алан авылы китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен “Мәдәни дәрес” үткәрелде. Укучыларга проект кысаларында көндәлекне алып бару тәртибе аңлатылды.Чара барышында республикабызның 100 еллык юбилеена багышланган презентация һәм тематик китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Баландыш мәдәният хезмәткәрләре 13 октябрь көнне "Үз агачыңны утырт" акциясенә кушылып мәдәният йорты территориясенә алмагач утырттылар.
13 октябрьдә күренекле татар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел. Әлеге уңайдан Иске Жөри авылы китапханәчесе “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән Җәүдәт Дәрзаман иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрде. Укучылар Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. 13 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Бердәм агач утырту» республика акциясендә катнашты. Китапханә һәм клуб территориясенә 1 төп алмагач, 3 төп чия агачлары утыртылды.
13 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел уңаеннан шигъри сәгать үткәрелде. Анда беренче сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга язучының иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. “Карурман кунаклары” исемле китаптан “Циркта”, “Сәяхәт”, “Иң зур хикмәт” һ.б. шигырьләре укылды.