Баландыш авыл китапханәчесе белән берлектә Баландыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
Китапханәләрдә оештырылган чараларның төп “кунагы” да – китап. 22 октябрь көнне Алан авылы китапханәсендә “Аланым - асыл илем” проекты һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ”Туган якның күңел кошлары”дип исемләнгән авылдашларыбыз иҗатын яктыртучы китап күргәзмәсе һәм әдәби сәгать уздырылды.
Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
9 ноябрь – 15 ноябрь көннәрендә “ Дуслык” сәламәтләндерү комплексында биология фәне буенча профиль сменада ял итү оештырыла.
24 октябрь көнне Теләче авылы узәк стадионы янында Теләче муниципаль районы яшь гаиләләре алмагачлар утырттылар. Теләче урта мәктәбе укытучыларының Салиховлар һәм Хазиевлар гаиләләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бу акциядә актив катнаштылар .
www.dni-fg.ru сайтында Финанс дәресләре башланып китте. Барлык укучылар бу дистанцион дәресләрдә узләрен финанс яктан үстерәчәкләр һәм кызыксындырган сорауларга җавап табарлар. Финанс дәресләрендә катнашу өчен www.dni-fg.ru сайтында регистрация үтәргә кирәк.
15-17 октябрь көннәрендә Буа шәһәрендә 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Закиев Әзһәм, Габделхаев Рәшит, Шәяхметов Шамиль җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
С 16 по 18 октября Всероссийским физкультурно-спортивным обществом «Трудовые резервы» были проведены Межрегиональные корпоративные игры Приволжского федерального округа в Казани. Теләче урта мәктәбе укытучылар командасы Идел буе федераль округы буенча уткәрелгән Халыкара корпоратив уеннарда катнашып җиңү яулап кайтты. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
Әлеге семинарны мәгариф бүлеге һәм Үзәк урта мәктәбе оештырды. Катнашучылар өчен мәктәп буенча экскурсия уздырылды. Мәктәп директоры Николаев А.В. коллективның проект эшчәнлеге белән таныштырып узды. "Үсеш ноктасы" үзәгендә мастер -класслар күрсәтелде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. җитәкчелегендә киңәшмә уздырылды, анда мәктәп директорлары 2020-2021 нче уку елында уздырачак проектлары турында сөйләде.
Күргәзмәдә безнең төбәктән чыккан язучыларыбызның китаплары урын алды. Бу китап күргәзмәсе укучыларыбызны якташ язучыларыбызның иҗатлары, районыбыз һәм авыллар тарихы белән таныштыра. “Балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен «Алар безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.