Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз.

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен  дип үз-үзләрен аямаганнар... 
Илдә сугыш башланып, авыр сынау сәгате суккач, басынкы гына гади авыл кешеләре үз җилкәләренә көч җимәстәй авыр йөкне, сугыш йөген күтәреп алалар. Ай-һай ләбаса кыен бит безгә, дип әйтмиләр, сыкранмыйча, тешләрен кысып бара бирәләр. Фронтта газиз кешеләрен югалту, авыр тормыш ачысын тату да аларны рухи яктан сындыра алмый. Нинди генә сынаулар алдында да баш бирмәскә тырыша алар. Тылда Бөек җиңүне якынайтучыларның фидакарь хезмәте үзе үк сугышчан батырлыкка тиң, минемчә. Аларның батырлыгына таң калырлык.
24 нче октябрь көнне , без Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Йортларга- китап нуры" дигән акция астында тыл ветераннарының өйләренә китаплар алып барып бирүне оештырдык. Алар безне сөенеп һәм матур сүзләр белән каршы алдылар. Мансура апа Фәттахова үзе белән яшьтәш булган Алан авылы турында "Алан- аланлыкта туган авыл" дигән исем астында китап язучы Фәрит абый Даутовның китабын бик сөенеп алып калды. Шулай ук Бибинур апа Хафизова да "Туган ягым- Теләче" китабын зур кызыксыну белән укып калды. Без, үз чиратыбызда аларга сәламәтлек, балалары һәм оныклары янында тыныч картлык кичерергә насыйп булсын теләкләрдә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International