15-17 октябрь көннәрендә Буа шәһәрендә 2006-2007 елгы кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Закиев Әзһәм, Габделхаев Рәшит, Шәяхметов Шамиль җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке, Олы Мәтәскә һәм Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
Барлыгы 13 команда катнашкан әлеге ярышларда безнен кызлар үзләренең төркемендә Норлат, Биектау командаларын 2:0 исәбе белән җиңеп 1 урынга чыгуга иреште.
Гомумкоманда урыннары буенча 4 урынга лаек булдылар.
1 урында-Кукмара
2 урында-Буа
3 урында-Арча
Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!