Әлеге семинарны мәгариф бүлеге һәм Үзәк урта мәктәбе оештырды. Катнашучылар өчен мәктәп буенча экскурсия уздырылды. Мәктәп директоры Николаев А.В. коллективның проект эшчәнлеге белән таныштырып узды. "Үсеш ноктасы" үзәгендә мастер -класслар күрсәтелде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. җитәкчелегендә киңәшмә уздырылды, анда мәктәп директорлары 2020-2021 нче уку елында уздырачак проектлары турында сөйләде.