ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2020 ел
шимбә

Бүген безнең Шәдке балалар бакчасында  “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Сөмбелә-  көз көне, сентябрь аенда, уңыш җыелгач килә. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр Көзге муллык -  уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.Бу бәйрәм  туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра. Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм шалкан әкиятен сәхнәләштерделәр, уеннар уйнадылар.

22 октябрь көнне Әбде авыл китапханәсендә Иван Бунинның тууына 150 ел тулу уңаеннан «Бунинская звонкая строка» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук китапханәдә һәм авыл территориясендә «Читаем стихи Ивана Бунина» дигән әдәби акция үткәрелде.

Шармыш авылы китапханәчесе Терентьева Ирина Владимировна А.П.Чеховның “Хамелеон” әсәрен укып читтән торып үткәрелә торган "Узнай Россию. Донское слово"  Халыкара конкурсында катнаша.

Кешенең бу афәткә дөрес карамавы, дөрес тормыш алып бармавы чирне тагы да аздыра. Шуны кисәтү уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә яшүсмерләр  белән ”Үзеңне наркотикларга бәйләмә” дип исемләнгән  әнгәмә булып узды.  Әңгәмә барышында  наркотик куллана башлаган кешенен үз-үзен тотышы, нинди матдәләр норкотик булып саналалар, наркотик кулланган кешене киләчәге булмавын аңлату эшләре алып барылды.

Анда хезмәт һәм һөнәрләр турында шигырьләр, табышмаклар, эш турында мәкальләр урын алды.  Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу кызыклы һәм файдалы буклетлар белән таныша алачак.  Максат: укучыларны кече яшьтән хезмәт, эш һәм һөнәрләр белән таныштыру. Хезмәт сөяргә, эшчән булырга өндәү.

11 октябрь көнне Олы Нырсы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Үз агачыңны утырт!” акциясенә кушылып, мәдәният  йорты   бакчасына агачлар утырттылыр.

9 октябрь көнне  Олы Нырсы авыл китапханәсендә укучылар белән “Терроризм тормышка куркыныч тудыра” дип аталган өстәл артында әңгәмә уздырылды. Хәзерге вакытта   экстремизм һәм  терроризм дигән төшенчәләр милләт өчен куркыныч булып тора. Яшьләрнең психологик яктан җитлекмәгәннекләре, үз фикерләре  булмаулары күп кенә каршылыклар китереп чыгару куркынычын тудыра. Бугенге көндә яшь буынга  бар нәрсәгә дә сакчыл караш тәрбияләргә тиешлеге аңлатылды.

13 октябрьдә күренекле татар шагыйре,  балалар дөньясына кереп, берсеннән-берсе кызыклы шигырьләр, мавыгып укыла торган әкият-поэмалар, повестьлар иҗат иткән балалар язучыларының берс  - Җәүдәт Дарзаманның тууына 75 ел тула. Шул уңайдан,  Айдар авыл китапханәсендә «Җәүдәт Дәрзаман иҗатында - балачак дөньясы» дип исемләнгән шигъри сәгать оештырылды. Балалар шагыйрьнең тормышы турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр, алар өчен авторның шигырьләре кычкырып укылды.  Аның «Караурман кунаклары» әкият-поэмасы балалар күңелендә аеруча да истә калды. Шагыйрьнең искиткеч шигырь юллары барысына да елмаюлар һәм яхшы кәеф бүләк итте.

10 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре  Бөтенроссия йөгерү көнендә “Кросс нации – 2020”дә катнашты.

11октябрь көнне Максабаш  авылы китапханәсендә  “Заман афәтеннән ерак булыйк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы материаллар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International