Бүген безнең Шәдке балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме булып үтте. Сөмбелә- көз көне, сентябрь аенда, уңыш җыелгач килә. Элек Сөмбелә бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр Көзге муллык - уңыш - басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, жиләк - җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.Бу бәйрәм туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияли, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыта. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыра. Безнең балалар да бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм шалкан әкиятен сәхнәләштерделәр, уеннар уйнадылар.