ЯҢАЛЫКЛАР


24
октябрь, 2020 ел
шимбә

 10 октябрьдә Бөтендөнья почта көненә багышланган Шармыш авыл китапханәсендә "Күгәрченнәрдән электрон почтага кадәр" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар "Почта көне" презентациясе белән таныштылар, почта хезмәтенең тарихын, заманча почта мөмкинлекләре, массакүләм элемтә чарасы буларак, планетаның һәр яшәүчесе өчен мөһим ролен уйнавын белделәр. Соңыннан катнашучылар  почтальон эше искә алынган яки хат уку күренешен тасвирлаган әсәрләрне искә төшерделәр.

Барлык теләүчеләр бу көнне гаиләнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Китап укучылар гаиләнең рухи культурасын күтәрүгә, гаилә-көнкүреш традицияләрен саклауга, сәнгатьле гаилә иҗатын үстерүгә, гаиләнең ял итү мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән күргәзмә материалы белән таныштылар.

Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән, 10нчы октябрь көнне Теләче районы спорт мәйданчыгында  “Милли кросс – 2020” йөгерү ярышлары булып узды. Массакүләм узышта безнең Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары да катнашып кайтты. 4 нче сыйныф укучысы Заббарова Фәридә яшьтәшләре арасында I урын яулады. Котлыйбыз!

Укучыларыбыз  көзге тәбигатьнең матур урыннарын фотоларга төшереп җибәрделәр.

      9 октябрь көнне Максабаш  авылы китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә “Халык җәүһәрләре”  исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән  “Алтын көз тылсымы” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.  Әлеге бәйгедә балалар  актив катнашып ел фасылын үзенчә тәкъдим итте.

Шуңа карата  9 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә  хайваннарга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү максатыннан  укучылар белән  “Хайваннар дөньясына сәяхәт” исемле темага сөйләшү үткәрелде.

10 октябрь көнне Ачы мәдәният йортында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан гасыры» дигән темага балалар арасында  рәсем конкурсы үткәрелде. Катнашучылар бик теләп катнаштылар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Туган якны өйрәнү халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм күркәм эшләрен аңларга булыша.10 октябрь көнне Ямбулат авыл клубында "Тарихын белгәннең- киләчәге бар"дип исемләнгән викторина узды.

10 нчы  октябрьдә Теләче үзәк стадионында  йөгерү буенча көзге ярышлар үтте. Йөгерү ярышларында укучылар һәм укытучылар актив катнаштылар. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән  укытучылар: Хәкимов Р.Р.,  Салихова З.Х.,  Нуртдинова Е.Я., Гатиятов Р.Р,  Җиһаншина А.Н. , Әхмәтҗанова Л.Т.    һәм  Теләче урта мәктәбе директоры  А.Ф. Хафизов. Укытучылар командасы 1 урынны яулады. Укучы балалар арасында Таҗиев Наил, Губаева Кәримә, Гыймадиева Дәринә, Салихова Зиля, Насыйбуллин Азамат, Яруллин Рушан, Абдуллин Самир, Гәйнетдинов Саит,  Ибраһимов Инсаф  һәм Гуломов Азиз  иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп җиңүчеләр булдылар. Барлык йөгерешчеләрне зур җиңүләре белән Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов котлады . Молодцы!

10 октябрь көнне Теләче автодромында «Техснаб» Кубогына автомобиль ярышлары узды. Заездда 6 автомобиль катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урын-Валимухаметов Рәсил (Байлар Сабасы), 2 урын-Һадиуллин Нияз (Теләче), 3 урын-Мөхәммәтшин Самат (Баландыш))


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International