ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес буларак формалашуында сюжетлы-рольле уеннар зур роль уйный. Уен мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мәгълүматне үзләштерүнең иң яхшы ысулы булып тора.

1 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезнең өйләренә барып, бәйрәм белән котлады. “Өлкәннәр, Сез -  тормыш бизәге” дигән исемдә әңгәмә үткәреп, саулык-сәламәтлек теләп, күчтәнәч пакетлар өләшеп чыкты.

Без, мәдәният хезмәткәрләре, Галиева Гыйлембикә  апаны бу зур бәйрәм белән котладык, аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләдек.

3 октябрьдә Казанда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатының финал ярышлары узды. Дөньяның 26 иленнән 130 дан артык спортчы ун авырлык категориясендә җиңүчеләрне билгеләде. Чемпионатта барлык ун авырлык категориясендә дә җиңү яулаган россиялеләр иң көчлеләр булып чыкты.

3 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Үз агачыңны утырт” акциясенә кушылып мәдәният йорты территориясенә агач утырттылар

Шул уңайдан Ачы авылы китапханәсендә «Сугыш турында китаплар укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда укучыларга Бөек Ватан сугышы, узган гасырның иң зур фаҗигасе күзаллау бирә торган, халкыбызның Бөек батырлыгы турында гаҗәеп әдәби әсәрләр урын алды.

Әлеге очрашу «Твои соседи по планете» дигән девиз астында үтте. Барлык теләүчеләр бу көнне бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм әһәмияте турында белделәр. Китапханәне «Вы мои пушистые, вы мои пернатые!» дигән күргәзмә бизәде. Күргәзмәдә кызыклы китаплар һәм энциклопедияләр урын алды. Алар планетаның кыргый һәм йорт хайваннары дөньясы, аларны саклау һәм юкка чыга торган төрләре турында сөйлиләр. Танып-белү программасы барышында укучылар танылган балалар язучылары В.Бианки, Н.Сладков, Е. Чарушин, Г. Снегирев, М. Пришвин һ. б. китаплары белән таныштылар,  хайваннарга багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр,

Шул уңайдан,  3 октябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Г. Ш. Хәсәншин исеменнән бүләк пакетлар тапшырдылар.

Бу көнне, Шармаш авыл китапханәсендә «Закружилась листва золотая» дигән исем астында китап күргәзмәсе һәм С. Есенинның иҗатына  күзәтү ясалды.  Китап укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында материал тәкъдим ителде. «Есенина песню поёт нам осень…» дигән альбом да әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International