Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында бала тәрбияләүдә сюжетлы –рольле уеннарның әһәмияте

2020 елның 23 октябре, җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхес буларак формалашуында сюжетлы-рольле уеннар зур роль уйный. Уен мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мәгълүматне үзләштерүнең иң яхшы ысулы булып тора. Уен вакытында  баланың акыл үсешендә генә түгел,шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә.Бала,уендагы төрле рольләргә кереп,чынбарлык тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый,эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.Уен вакытында баланың күңеле күтәрелә, бу исә аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Шулай ук сюжет-рольле уенда катнашу сабыйга үзен балалар коллективының бер өлеше итеп тоярга, үз-үзләренә һәм кешеләргә тәнкыйть белән карарга мөмкинлек бирә.

Кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар уен аша аралашырга, дуслашырга, килешергә, үз фикерләрен якларга, төрле бәхәсле хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International