ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2020 ел
чәршәмбе

13 июль көнне Айдар мәдәният йорты хезмәткәрләре "Мәңге яшә телем,илем,халкым! Мин яратам сине, Татарстан!" дип
исемләнгән Татарстан Республикасының Туган як турында шигырь укучыларның онлайн-конкурсы үткәрделәр.
Конкурс эшләре "ВКонтакте" һәм «Instagram»социаль челтәрләрендә карау өчен
ачык булачак.

Николай Носовның "Незнакайка һәм аның дуслары маҗаралары" дигән искиткеч китабы менә җитмеш ел инде күп буын балаларны сөендерә. Төп герой - чәчәкләр шәһәренең иң үткен кешесе, гаҗәеп тынгысыз булу сәбәпле, үз сәләтен таба алмый торган зәңгәр шляпа иясе. Ул музыкант, рәссам, шофер булырга тырыша. Башка сабыйлар белән бергә Незнайка һава шарында сәяхәткә китә...

1928 елның 13 июлендә Россия язучысы, мавыктыргыч тарихи романнар һәм әдәби портретлар авторы, Россия тарихында үз эзләрен калдырган күренекле шәхесләр турында миниатюралар авторы Валентин Саввич Пикуль туа.

Әбде авыл китапханәсе  Россия Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган «Флоту России - СЛАВА!» дип исемләнгән челендж-акциядә катнашты. Акцияне оештыручы: Тверь өлкәсе «Вышневолоцкая ҮБ» Мбукнең балалар һәм гаилә уку үзәге, Югары Волочек шәһәре.

Китап Бөек Ватан сугышында катнашкан яшьләр турында язылган. Ул вакыттан бирле күп еллар узса да, авторның истәлекләре, бигрәк тә яшь китап укучылар өчен зур кызыксыну уята.Автор дошман белән уңышлы һәм кыю көрәшә белүче моряклар буларак юнгның барлыкка килүе турында мавыктыргыч итеп сөйли.

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсе  «Как балда за оброком ходил» дип исемләнгән әкият филвордында катнашып  сертификатка ия булды..

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында" челтәрле акциясендә катнашып диплом алды. Акциянең оештыручысы  Башкортстан Республикасы Бәләбәй  муниципаль районының 3 нче авыл китапханәсе балалар бүлеге.

«В контакте» сайтында авылдашларының гаилә архивларыннан фотолар,бәйрәмнең килеп чыгу тарихы,котлаулар ,  басылды.Гаилә конкурсы үткәрелде.

Асфальтта рәсем ясауны  алар  аеруча үз итәләр. Шул уңайдан 12 июль көнне  Максабаш авылы китапханәчесе  мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен

« Жәй бизәкләре! " дип исемләнгән мавыктыргыч, матур бәйге үткәрделәр. Әлеге чара балаларның әйләнә-тирә дөнья матурлыгы турында күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.  Кәгазьдә түгел, асфальтта төсле акбур белән рәсем ясау нәни рәссамнар өчен бәхет. Бүген аяк астында асфальт рәсем дәфтәренә әверелде, ә фантазия чикне белмәде. Асфальт гаҗәеп буяулар белән чәчәк атты: сары кояш нурлары бер-берсен уздырып балкыды,  болыннар төрле төстәге чәчәкләргә күмелде.

Көне буе саф һавада йөрергә, уйнарга, йөгерергә була.Җәй-балалар уйный, йөгерә, кызына ала торган вакыт. Балалар иҗат процессына актив кушылалар һәм һәр эш искиткеч һәм кабатланмаска әверелә. «Җәйге кәеф " дигән темага рәсемнәр ясыйлар,  пластилин ярдәмендә  төрле фигуралар әвәлиләр. Бу фантазияне үстерергә мөмкинлек бирә, моториканы үстерергә ярдәм итә, кәефне күтәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International