Иске Җөри авылы китапханәчесе Гыйлметдинова Рузалия Белгород өлкәсе Валуйск шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган «Китап аша балачак дөньясына» исемле китапханәара челтәрле акциясендә катнашып Дипломга ия булды.
Аксубай үзәк китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан игълан иткән “Знатоки истории Татарстана” дип исемләнгән онлайн-викторинада катнашып Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Рузалия дипломга лаек булды.
Казаклар авылы китапханәсе Россиядә Пушкин көненә багышланган "Пушкинны данлыйбыз" дигән челтәрле акциядә катнашты. Казаклар авылы китапханәсе укучылары Шакирова Алия һәм Заһиров Илназ "Руслан һәм Людмила" поэмасыннан өзекләр укыдылар. Акциянең оештыручысы – Түбән Вартовск шәһәренең 7 нче балалар-яшүсмерләр китапханәсе.
Казаклар авыл китапханәсе «Хәтер һәм дан елы»н бәйрәм итү кысаларында үткәрелгән, халыкара балаларны яклау көне уңаеннан «Детства звонкий голосок» дигән челтәрле акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы - М. А. Шолохов исемендәге китапханә Шахта шәһәре.
Шармыш авыл китапханәсе Пушкин көненә багышланган «Сиянье пушкинских стихов» дип исемләнгән шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларны оештырды.
Түбән Вартовск шәһәре балалар-яшүсмерләр китапханәсе оештырган "Пушкинны данлыйбыз" челтәрле акциясенә кушылып Шармыш авыл китапханәсе 40 нчы гимназиянең 1 сыйныф укучысы Җәләлетдинов Әмир укыган «Мин үземә һәйкәл ясаучы» әсәрен тәкъдим итте.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Пушкин көненә багышланган «Пушкин геройларының әдәби полкы» исемле акциядә катнашып, Диплом алды. Акцияне оештыручы-«Прохорово кыры»нда Н.И.Рыжков исемендәге фәнни-тарихи китапханәсе.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Пушкин көненә багышланган «Он считал своим долгом быть влюбленным» исемле төбәкара челтәрле акциясендә катнашып Сертификатка булды. Акцияне оештыручы - Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Тәтеш җирлекара китапханәсе»нең Олы Тархан авыл җирлеге китапханәсе.
Теләче муниципаль районы Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Калуга өлкәсе "Юхновка җирлекара китапханәсе"нең Плосковой авыл китапханәсе оештырган “Любимые строки поэта” исемле акциядә катнашып Сертификатка ия булды.
2020 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кызлар депутатларының «Шәфкать» берләшмәсе ярдәме белән «Игелек кыл " хәйрия акциясе узды»
Акция социаль хезмәткәр көненә багышланды.