ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

6 июнь көнне,  221 ел элек, Бөек рус шагыйре  Александр Сергеевич Пушкин  дөньяга  килгән.   Бөек рус шагыйре  Александр Пушкин рус һәм бөтендөнья  әдәбиятында гаять зур мирас калдырган шагыйрь һәм  язучы. Аның шигырьләре күнелгә кереп урнаша да без аларны гомер буена онытмыйбыз. Чын мәгънәсендә халык шагыйре  Александр Сергеевич Пушкин  әсәрләре илебезнең  һәм бөтендөнья  әдәбиятының алтын фонды булып тора. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре катнашында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча эшче киңәшмә узды.

5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен билгеләп үтәләр.  Аңа 1972 елда БМОның Генераль ассамблеясе тарафыннан нигез салына һәм шул чордан бирле ул бөтен дөнья белән ел саен искә алына..Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәчесе Вконтакте социаль челтәр битендә онлайн күргәзмә урнаштырды.

Күкчә авылы китапханәчесе Сәлахова Илсөяр  “Фото- история моей библиотеки” исемле китапханәара акциядә катнашып  Сертификатка лаек  булды. Акциянең оештыручысы – Шатура шәһәре  Туголес китапханәсе.


8
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 5 июненнән 19 июненә кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар башлану чорында балалар ялын күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә караган гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылды.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

"Авылым гүзәллеге - 2020"дөньякүләм онлайн бәйгедә актив катнашкан өчен Күкчә авылы китапханәчесе  Сәлахова Илсөяр Фәрит кызы Диплом белән бүләкләнде.

Күкчә авылы китапханәчесе МухамСәлахова Илсөяр Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган «Библиогалерея в день библиотек» челтәрле акциясендә катнашып Сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы: Камбар районы Камский китапханәсе.

Күкчә авылы китапханәчесе Сәлахова Илсөяр Пушкин көненә багышланган «Он считал своим долгом быть влюбленным» исемле төбәкара челтәрле акциясендә катнашып  Сертификатка лаек булды. Акцияне оештыручы - Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы «Тәтеш җирлекара китапханәсе»нең  Олы Тархан авыл җирлеге китапханәсе.

Буш вакыт балаларга һәм яшүсмерләргә экспериментлар, сәяхәтләр, тәҗрибә үткәрү өчен җитәрлек булырга мөмкин... әмма, бу дәресләр һәрвакытта да куркынычсыз булмый.Теләче № 1 балалар бакчасы Саба һәм Теләче районнары буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л. М. белән берлектә нәкъ менә шушы темага багышланган әңгәмә үткәрде. янгын куркынычсызлыгы буенча онлайн дәрес үткәрделәр.Ленар Марселович балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, каникул вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.Балаларга ситуациягә эләккән, аның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы теләсә кайсы бала белергә тиеш булган гамәлләрне искә төшерде.

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Күкчә авыл китапханәчесе

 "1 июнь - балаларны яклау көне"  дип исемләнгән балалар ясаган рәсемнәрдән фото-коллаж ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International