ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2020 ел
сишәмбе

10 майдан 17 майга кадәр Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Минем гаиләм – минем шатлыгым» дип исемләнгән онлайн иҗади гаилә бәйгесе оештырды. Бәйгедә барлыгы 14 гаилә катнашты.

Үсемлекләр - җир йөзендәге лабораторияләрнең иң серлесе. Табигатьне, андагы яшеллекне, бөтен җан ияләрен туендыручы гаҗәеп «ашханә» ул. Үзебез сулый торган һава өчен дә без үсемлекләргә бурычлы. Алар миллион еллар дәвамында да җир шарын атмосферага төргән. Аннан башка яшәү мөмкин түгел. Элек-электән үк яшәүче һәр кеше укый-яза белмәсә дә, табигатьнең телен яхшы аңлаган, күзәтүләр нигезендә табигать серләренә төшенгән һәм аны куллана алган.

Балалар бакчасында дезинфекция балаларны зарарлы вируслардан һәм бактерияләрдән саклау өчен мөһим чара булып тора, шулай ук эпидемия куркынычы югары булган очракта, мәсәлән, быел COVID-19 коронавирусы пандемиясе вакытында. Балалар бик еш төрле авыруларга дучар булалар һәм йогышлы авырулар таралу буенча да. Даими риск төркемендә торалар, шуңа күрә профилактика балаларның артык авыруына каршы көрәштә һәм аларның тулы канлы үсеше өчен бик мөһим.

Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 75 еллыгын  билгеләп үттек.  Теләче урта мәктәбе укучылары  Бөек Җиңү  көненә багышланган рәсемнәр `һәм  эшләр иҗат иттеләр. “Җиңү тәрәзәләре” дип исемләнгән  Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Балалар үзләре яшәгән өй һәм квартира тәрәзәләрен рәсемнәр, фотолар һәм матур котлау сүзләре белән бизәделәр.  Бу матур  рәсемнәрне  балалар  дистанцион  дәресләрдә  укытучылары  һәм әти-әниләре белән  берлектә ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!

Урта Мишә авыл китапханәсе Аксубай районы үзәк китапханәсе үткәргән “Халыклар дуслыгы җырчысы” исемле челтәрле акциягә кушылып Сертификат алды.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Иске Җөри  авылы китапханәчесе  Гильмутдинова Рузалия  Халыкара гаилә көненә багышланган «Гаилә – бәхет терәге» , «Самые близкие, самые родные…» дип исемләнгән челтәрле акцияләргә  кушылып  Диплом, Сертификатларга ия булды. Акцияләрнең максаты: гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында китап укуга кызыксыну уяту.

Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. 2020 ел Россия президенты указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Илебез быел ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы уңайдан, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре тарихыбызны барлау максатыннан "Авылыбыз тарихы - фотоларда" дигән онлайн акция оештырды. Акция барышында Максабаш  авылы халкыннан  килгән истәлек - фотолар тупланды.  

Иске Җөри авылы  китапханәсе  Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган “ Время, книга, Я " исемле челтәрле акциягә кушылды һәм Сертифекат белән  бүләкләнде.

Старозюринская сельская библиотека присоединилась к сетевой акции «Война и Победа глазами детей», посвященной 75-ой годовщине Победы в Великой Отечественной войне. На конкурс был отправлен рисунок Гарифуллиной Сюмбул «Неизвестный солдат”.

Хәтер һәм дан елы уңаеннан, Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Максабаш авылы буенча “Алар безнең йөрәкләрдә ” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында мәдәният хезмәткәрләре   авылдагы тыл ветераннары  һәм сугыш чоры баларының  сугыш вакытындагы хәтирәләре чагылган видеоматериалларны интернет челтерләренә урнаштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International