Татарстан Республикасы Теләче районының Айдар авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "В читатели с пеленок" акциясендә катнашты. Акциянең максаты - үсеп килүче буында китап һәм укуны популярлаштыру, гаилә белән уку традицияләрен яңарту. Акциядә катнашучылар - китапханәнең яшь укучылары Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Акциянең оештыручысы - Симферополь шәһәренең А.И. Куприн исемендәге 10 нчы номерлы китапханәсе.
Шармыш авыл китапханәсе Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган «Китапханәчеләрнең китап киштәсе» акциясендә катнаша. Акциянең оештыручысы - Соликам шәһәр округының «ҮКС» МБУКнең үзәк балалар китапханәсе.
«Ярдәм янәшә» республика проектын тормышка ашыру кысаларында республика буйлап азык-төлек тартмалары таратыла.
20 май көнне Теләче районына да зур машина белән азык-төлек кайтты. Барлыгы район үзәгенә һәм авылларына 227 пакет-күчтәнәч таратылды.
Язлар белән бергә балаларыбызның чыгарылыш кичәсе дә якынлаша.Шәдке балалар бакчасына мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар бәйрәмгә әзерләнә башладылар. Инде хәзердән үк бик моңсу, чөнки бер төркемнән икенче төркемгә генә күчмибез бит, яраткан бакчабыз, хөрмәтле тәрбиячеләребез белән хушлашырга туры килә. Нишләмәк кирәк, бакча яше тәмамланды, сабыйларыбыз мәктәпкә жыена…
ТАССР оешуының 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә «Дуслык боҗрасы» дигән иҗади бәйге үткәрелде.
2020 елның 19 маеында Теләче Агро хуҗалыгының М.Җәлил исемендәге бүлекчәсендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хәҗипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә терлекчелекнең 4 айга эш нәтиҗәләренә анализ, терлекчелек фермаларында ремонт барышы, кыр эшләре барышы сораулары каралды. Киңәшмәнең практик өлеше М.Җәлил исемендәге бүлекчәсенең терлекчелек комплексында эш торышы белән танышып дәвам итте.
19 майда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов Теләче районы хуҗалыкларында АПК объектлары төзүнең барышы белән танышты.
2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар башланыр алдыннан балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге категориядәге товарлар һәм эшчәнлек төренә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылачак