Теләче Агро хуҗалыгының М.Җәлил исемендәге бүлекчәсендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хәҗипов җитәкчелегендә семинар киңәшмә булып үтте.

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2020 елның 19 маеында Теләче Агро хуҗалыгының М.Җәлил исемендәге бүлекчәсендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Нәҗип Хәҗипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында семинар киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә терлекчелекнең  4 айга эш нәтиҗәләренә анализ, терлекчелек фермаларында ремонт барышы, кыр эшләре барышы сораулары каралды. Киңәшмәнең практик өлеше М.Җәлил исемендәге бүлекчәсенең терлекчелек комплексында эш торышы белән танышып дәвам итте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International