ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Баландыш авылы китапханәчесе Нәҗипова Миләүшә Хәбибрахман кызы Түбән Новгород шәһәренең Сормов районы китапханәләре тарафыннан оештырылган "В книжной памяти мгновения войны" исемле челтәрле акциядә катнашты. Әлеге акциядә катнашып Дипломга ия булды.

Баландыш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган " ПОЭЗИЯ ТОЖЕ ВОЕВАЛА " дип исемләнгән патриотик акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы: Венев шәһәре, Тула өлкәсе "Җирлекара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы".

Күкчә авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе үткәрә торган «Минем яраткан Татарстаным» акциясенә кушылды.

Күкчә авылы китапханәчесе Саляхова И.Ф. «Читаем Есинина вместе», «Медицина в военной шинели», «Читаем Тукая вместе» исемле челтәрле акцияләрдә катнашты. Акцияләрдә катншкан өчен сертификат һәм дипломнарга ия булды.

Күкчә авыл китапханәсе, Уфа шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсе оештырган, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Жди меня, и я вернусь" исемле  акциясендә катнашып, сертификатка ия булды.

Һәм Котельникова Доминика башкаруында Муса Җәлилнең «Чулочки» әсәрләрен җибәрде. Акция 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Күкчә авылы китапханәсе “В контакте” челтәрендә, үзенең укчылары арасында “Өйдә кал”, “Бергәләп китап укыйбыз”, “Язлар безгә Тукай белән килә” исемле акцияләр башлап җибәрде. Акция кысаларында, китап укучылардан алынган фото һәм видеоматериаллар китапханә сайтына урнаштырып барыла.

1- 21 апрель көннәрендә узучы әлеге марафонда Күкчә авылы китапханәчесе дә катнашты. Шулай ук, параллель рәвештә барган «Авылым гүзәллеге» марафоныннан да читтә калмады.

Г.И. Обатуров исемендәге үзәк район китапханәсе каршындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен уку үзәге, Киров өлкәсенең Нагорск "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" «Солдатская каша – фронтовая еда» дигән челтәрле акция башлап җибәрделәр. Шармыш авыл китапханәсе дә әлеге акциядә катнаша. Моның өчен Бөек Ватан сугышы вакытында ашау - эчү турындагы әсәрләр карадылар. Конкурска Александр Твардовскийның «Василий Теркин» әсәреннән өзек җибәрелде.

Аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән истәлекле бүләкләр һәм котлау тапшырылды. Сугышның иң авыр елларында аңа күп эшләргә туры килгән (җир сөрергә, икмәк һәм печән чабарга), тормышның бөтен авырлыкларын үзебезнең җилкәләргә салырга туры килде, - дип искә ала Хәдичә апа. Олы яшьтә булуына карамастан, Хәдичә апа бөтен эшне үзе башкара. Аңа сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International