ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Теләче урта мәктәбе укучылары “ Әзер бул! Юк дип әйт” исемле он-лайн акциядә катнаштылар.  Укучылар дистанцион укулардан тыш актив эш тә алып баралар.Молодцы!

Ачы авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Морское братство на войне» исемле челтәрле акциядә катнашты. Әлеге акциядә катнашып Дипломга ия булды.

Безнең арабыздан киткән сугыш һәм тел ветераннары, сугыш чоры балалары турындагы хатирәләрне барлап мәгълүмат - фото, видео язмаларны #Бөекҗиңүнең75еллыгы#ТАССРның100еллыгы дигән хештиглар белән интернетта урнаштырып барыла. Бу акция Суфия апа Хасаншинаның язмасы белән башлап җибәрелде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан «Җиңү Открыткалары» бөтенроссия проекты старт алды. Аның төп максаты - тарихи хәтерне саклау һәм халыкны берләштерү. Айдар авыл китапханәсе бу проектта катнашып, "Нурлар" клубына йөрүче китап укучыларның рәсемнәрен җибәрде.

21 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе Владимир Ильич Ленинның (Ульянов) тууына 150 ел тулу уңаеннан һәм Ульяновск шәһәренең «Сәнгать дөньясы» 1 нче махсуслаштырылган китапханәсе тарафыннан оештырылган «#ИмяЛенин» виртуаль акциясенә кушылып  диплом белән бүләкләнде.

Дәһшәтле сугыш чорлары  ерагайган саен фронтта каһарманлык күрсәткән, тылда ач - ялангач килеш эшләп, Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз саны елдан - ел кимесә дә, безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшкән кешеләрдән хатирәләр кала. Сугыш узган ветераннар фронтта һәм тылда үткән һәр көнне кичәгедәй хәтерли, алар ул кичерешләрне күз яшьләре аша сөйли. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, хезмәт фронтында катнашкан авылыбызның тыл ветераннары истәлекләре белән таныштыру максатыннан Айдар авыл китапханәсе 19 апрель көнне  “Онытырлык түгел үткәннәр” дип исемләнгән акция игълан итте.

Айдар авылы китапханәсе "Шигъри сабантуй" челтәрле акциясендә катнашып,  диплом белән бүләкләнде.                                     Акциянең оештыручысы - Яр Чаллы шәһәренең 1 нче филиалы китапханәсе.

16 апрель көнне, Айдар авылы китапханәчесе Фаляхова Алсу Гыйззәт кызы “Үлемсез китап полкы” акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде. Акциянең оештыручысы: Ростов өлкәсе Зимовников районы үзәк китапханәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International