Дәһшәтле сугыш чорлары ерагайган саен фронтта каһарманлык күрсәткән, тылда ач - ялангач килеш эшләп, Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз саны елдан - ел кимесә дә, безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшкән кешеләрдән хатирәләр кала. Сугыш узган ветераннар фронтта һәм тылда үткән һәр көнне кичәгедәй хәтерли, алар ул кичерешләрне күз яшьләре аша сөйли. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, хезмәт фронтында катнашкан авылыбызның тыл ветераннары истәлекләре белән таныштыру максатыннан Айдар авыл китапханәсе 19 апрель көнне “Онытырлык түгел үткәннәр” дип исемләнгән акция игълан итте.