Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы @minselkhozprod_rt яшь фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә гариза бирүчеләрне сайлап алу өчен документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итәчәк. Күп дигәндә 2 ел дәвамында эшләп килә торган крестьян (фермер) хуҗалыгы булу мәҗбүри таләп булып тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.
Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә эшли: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне - 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр.
Акциянең оештыручысы - Свердловск өлкәсе «Гавань» шәһәр китапханәсе. Акция Теләче районы Шармыш авылында туып - үскән Артамонов Федор Васильевич һәм Терентьев Николай Петрович истәлегенә багышлана.
Ачы авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, "Василий Теркин" поэмасы язылуга 75 ел, А.Твардовскийның тууына 110 ел тулу уңаеннан "Верный фронтовой друг Василий Теркин" китапханәара челтәр акциясендә катнашып, дипломга ия булды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара кадетлар корпусы китапханәсе барлык теләүчеләрне бөек әкиятче Ганс Христиан Андерсенга багышланган кроссвордта катнашырга чакырды. Әлеге акциядә катнашу өчен Шармыш авыл китапханәсе акцияне оештыручы төркеменә язылды һәм кроссворд чиште.
Бу акциягә китап укучылар бик теләп кушылдылар. Акциягә кушылучыларның гаилә белән бергә китап укып төшкән фотолары Вконтакте социаль челтәрендә Казаклар авылы китапханәсе битендә урын алды. Бу акциядә 30 өлкән кеше, 27 бала катнашты. Акция дәвам итә.
Алан авылы китапханәсе “В контакте” челтәрендә, үзенең укчылары арасында “Өйдә кал”, “Бергәләп китап укыйбыз”, “Язлар безгә Тукай белән килә” исемле акцияләр башлап җидәрде. Акция кысаларында, китап укучылардан алынган фото һәм видеоматериаллар китапханә сайтына урнаштырып барыла.
1-21 апрель көннәрендә узучы әлеге марафонга Алан авылы китапханәсе дә катнаша.Шулай ук,параллель рәвештә «Авылым гүзәллеге» марафонына да катнаша.
Урта Мишә авыл китапханәсе, Уфа шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсе оештырган, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Жди меня, и я вернусь" исемле акциядә катнашып, Сертификатка ия булды.
Конкурс укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Әлеге рәсемнәр в контакте социаль челтәрендә яктыртылды.