Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы @minselkhozprod_rt яшь фермерларга ярдәм итүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә гариза бирүчеләрне сайлап алу өчен документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итәчәк. Күп дигәндә 2 ел дәвамында эшләп килә торган крестьян (фермер) хуҗалыгы булу мәҗбүри таләп булып тора.
Грант акчаларыннан сөт фермалары, эре мөгезле терлек симертү фермалары, сарыклар үрчетү, савым кәҗәләре, ит һәм йомырка юнәлешендәге кош фермалары (тавыклар, күркә, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар), ат фермалары төзү, теплица, яшелчә саклау урыннары ясау өчен файдаланырга мөмкин булачак.
Гаризалар һәм документлар район авыл хуҗалыгы идарәләрендә аерым конвертта кабул ителә.
Документлар 2020 елның 20 апреленнән 19 маена кадәр кабул ителә. Консультацияләр өчен телефоннар: 8(843) 221-76-85.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.