ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР төзелү - республикабыз дәүләтчелеге үсеше тарихында мөһим чор. Шул уңайдан Ямбулат авыл китапханәсендә «Татарстан дигән Ватаным бар....» дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны ТАССРның барлыкка килү тарихы, аның үсеше, мирасы, татар мәдәнияте белән таныштыра. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендәге китаплар урын алды.

Китап күргәзмәсе укучыларга республикабызның тарихы турында сөйли. Күргәзмә буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.

Айдар авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышланган  «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде. Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә.

4  февраль көнне Максабаш  авыл китапханәсе  Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом  белән бүләкләнде.

2 февраля учитель  информатики  Центра образования цифрового и гуманитарного профилей « Точка Роста» Гаптрахманов Фанис Фанилевич  прошел курсы повышения квалификации в городе Нижнекамске.
   2 нче февраль  көнне Теләче урта мәктәбенең информатика укытучысы Гаптрахманов Фанис Фанилевич   Түбән Кама  шәһәрендә  информатика  буенча курслар үтеп кайтты. Курслар бик кызыклы һәм нәтиҗәле булды.

5 февраль көнне Субаш авылы клубында  “Алтын куллы ханымнар” берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. 

2 нче февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсе  Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом  белән бүләкләнде.

Күкчә авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Шул уңайдан “Җиңү язы мәңге йөрәкләрдә” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә күзәтү кычкырып укулар белән үрелеп барды. 

Ярышларда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем уенда җиңәргә теләде. Җанатарлар дусларына көч биреп торды, мәдәният йорты фойесында спорт рухы хөкем сөрде.

2 нче февраль көнне Күкчә авыл китапханәсе  Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом  белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International