ТАССР төзелү - республикабыз дәүләтчелеге үсеше тарихында мөһим чор. Шул уңайдан Ямбулат авыл китапханәсендә «Татарстан дигән Ватаным бар....» дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Анда тәкъдим ителгән басмалар укучыларны ТАССРның барлыкка килү тарихы, аның үсеше, мирасы, татар мәдәнияте белән таныштыра. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендәге китаплар урын алды.