Кыш айларында балалар белән бозда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча профилактик чаралар уздыру актуаль булып тора. Бу чаралар барышында бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында гына түгел, ә сулыклар янында үз-үзңне тоту буенча мәгълүмат бирелә.
9 гыйнвар көнне галим, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор , ТФА шәрефле академигы, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге бүләк иясе , Бөек Ватан сугышы ветераны Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына – 100 ел тулу уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Яхъя Абдуллинның иҗатын яктырткан китаплары урын алды.
Могҗизаларга бай булган бу бәйрәмне алар ел әйләнәсе түземсезлек белән көтеп алалар. Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның шушы теләкләрен исәпкә алып, “Яңа ел килгән безгә!” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, яраткан әкият геройлары катнашты. Уеннар, күңелле җырлар, дәртле биюләр, китапханәдә китаплар ярминкәсе-болар барысы да балаларның күңелендә әле озак сакланыр!
2 нче гыйнвардан 8 нче гыйнварга кадәр Баландыш авыл китапханәсе китапның яшь дусларын вакытны бергә һәм файдалы уздыру өчен үзенә чакырды. Бу көннәрдә балалар китапханәгә барып, китаплар, журналлар, яңа әсәрләр белән таныша алдылар.
4 нче гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә балалар өчен "Яңа ел могҗизалары илендә" дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрелде. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсе балалар өчен кызыклы чаралар үткәрде. 5 гыйнвар көнне китапханәче балаларга "Китапларда ел символы” исемле күргәзмә оештырып, күзәтү үткәрде. "Без кайсы әкияттән?" дип исемләнгән әдәби викторинада катнашып, балалар төрле әкият геройларын таптылар. Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.
8 январь көнне Баландыш мәдәният йортында Балалар киносы көне уңаеннан укучы балалар өчен зур экранда “Җәнлекләр патшасы” дип исемләнгән мультфильм күрсәтелде.
Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Балалар үзләренеӊ рәсемнәрендә кышкы матурлыкны, 2020 ел символы булган тычканны тасвирладылар. Конкурста катнашучылар призлар белән бүләкләнде.
Бәйрәм чарасы төрле әкият геройлары белән очрашу, кызыклы уеннар белән дәвам итте. Тамаша катнашучыларга бик ошады.
Бәйрәмдә барлык балалар әти әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай барлык балаларга да бүләкләр өләште. Бәйрәм ахырында лотарея уйнадылар.