Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Кыш айларында балалар белән бозда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча профилактик чаралар уздыру актуаль булып тора. Бу чаралар барышында бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында гына түгел, ә сулыклар янында үз-үзңне тоту буенча  мәгълүмат бирелә.

 Буген Теләче № 2 балалар бакчасының зурлар төркемненә йөрүче балалар белән шундый чараларның берсе: "Сак булыгыз, юка боз!" исемле әңгәмә уздырылды, аның барышында балаларга тәрбияче апалары бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Аннан соң алынган мәгълүматны ныгыту өчен «Юка һәм нык боз» тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлеге үткәрелде. Тәҗрибә барышында балалар кәгазь ярдәмендә юка бозны нык бозга әверелдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International